Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш сәхнәсендә йолдызлар балкый

Район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2017" XVII ачык республика телевизион конкурсының район этабы гала-концерты булды. Бәйрәмгә бар районнан җырчылар, биючеләр һәм алып баручылар җыелды. Халык талантларының чыгышларын карау һәм үзләренең яраткан башкаручылары өчен җан атарга шәһәрдә яшәүчеләр белән авыл халкы да килгән иде. Концертка тормыш иптәше белән Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев...

Район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2017" XVII ачык республика телевизион конкурсының район этабы гала-концерты булды.

Бәйрәмгә бар районнан җырчылар, биючеләр һәм алып баручылар җыелды. Халык талантларының чыгышларын карау һәм үзләренең яраткан башкаручылары өчен җан атарга шәһәрдә яшәүчеләр белән авыл халкы да килгән иде. Концертка тормыш иптәше белән Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев та килде.

Безнең районда яхшы җырлаучылар һәм биючеләр күп! Һәр номер - кечкенә тамаша. "Кукушка" җырын башкарган Татьяна Ермолаеваның тавышы тамашачыларны битараф калдырмады. Кече Елганың "Каурый" коллективы бик матур халык костюмнары белән истә калды. Пәрәү малайлары һәм кызлары бик тә үзенчәлекле бию башкардылар. Кечкенә җырчы Сара Гарипованы тамашачылар алкышларга күмделәр. Яшь алып баручы Габделәхәт Алиҗановны тамашачылар үз итте.

Яшь артистларны сәхнәдә Михаил Афанасьев бүләкләде.

-Безнең район талантларга бай,- дип әйтеп үтте Михаил Павлович.- Мондый конкурслар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга һәм үстерергә ярдәм итә. Яшь башкаручыларга үзләрен күрсәтергә ярдәм итә торган чараларны без хупладык һәм хуплаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район