Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лаеш яшәүчесе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хезмәт һәм тыл ветераны Ольга Федоровна Трифонова котлаулар кабул итте. Ул 1927 елның 10 августында Биек Тау авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында урман һәм торфоразработкаларда, аннан соң Казанда аяк киеме фабрикасында эшли. Ул техникумда яшелчә үстерүчелеккә укый. Ольга Федоровна Лаеш районында 1950 нче елдан бирле яши. Монда...

Хезмәт һәм тыл ветераны Ольга Федоровна Трифонова котлаулар кабул итте. Ул 1927 елның 10 августында Биек Тау авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында урман һәм торфоразработкаларда, аннан соң Казанда аяк киеме фабрикасында эшли. Ул техникумда яшелчә үстерүчелеккә укый. Ольга Федоровна Лаеш районында 1950 нче елдан бирле яши. Монда ул Емельяновский авыл советында дәүләт китереп тору буенча агент булып, 25 Октябрь авылы совхозы һәм "Россия" совхозында бригадир-яшелчә үстерүче, Лаеш РУСында почтальон, "Полив" район берләшмәсендә кадрлар буенча инспектор булып эшли.

Ольга Федоровна тормыш иптәше белән 35 ел бергә яшиләр. Аның өч баласы: ике кыз һәм бер ул, аларның өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Хезмәттәге казанышлары өчен ул юбилейлы медальләр белән һәм В.И. Ленинның тууы 100 еллыгы медале белән бүләкләнде.

Юбилярны котларга дип Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов килде. Алар юбилярга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район