Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш йөзүчеләре берлек дәүләтләре Спартакиадасында беренче бишлектә

Уку елы алдыннан безнең спортчылар Псковта үткән берлек дәүләтләре Спартакиадасында катнаштылар. Татарстан җыелма командасы составына кергән 2002-2003 елларда туган кызлар йөзүдә ярыштылар. Безнең районнан тренер Рәис Садыйковта тәрбияләнүчеләр - Наталья Маслова (Лаешның 1нче гимназиясе) һәм Диана Прахова (2нче мәктәп) катнашты. Спортчылар шәхси-команда ярышларда, ирекле стиль белән йөзүдә индивидуаль төрләрдә, шулай...

Уку елы алдыннан безнең спортчылар Псковта үткән берлек дәүләтләре Спартакиадасында катнаштылар.

Татарстан җыелма командасы составына кергән 2002-2003 елларда туган кызлар йөзүдә ярыштылар. Безнең районнан тренер Рәис Садыйковта тәрбияләнүчеләр - Наталья Маслова (Лаешның 1нче гимназиясе) һәм Диана Прахова (2нче мәктәп) катнашты. Спортчылар шәхси-команда ярышларда, ирекле стиль белән йөзүдә индивидуаль төрләрдә, шулай ук комплекслы йөзүдә һәм эстафеталарда көч сынаштылар.

Тренер сүзләре буенча, кызлар 96 спортчы арасында үзләрен лаеклы көндәш буларак танытканнар һәм үз күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртканнар. Шулай итеп, Татарстан йөзүчеләре гомумкоманда исәптә бишенче урын алганнар һәм берлек дәүләтләре Спартакиадасында иң яхшы биш команда арасына кергәннәр.(Белешмә өчен, ярышлар берничә этапта үткән, шул исәптән Беларусь Республикасы башкаласы Минскта, Воронежда һәм Псковта).

Спартакиада Беларусь һәм Россия балалары дуслыгын ныгытуга, физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерүгә, төбәкара элемтәләрне яхшыртуга ярдәм итте. Лаеш спортчылары "Кама" спорт комплексы директоры Александр Ватомовка ярышларга баруны оештыруы өчен рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район