Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешлылар казанлылар өчен бәйрәм әзерләделәр

Матур төсләр, күңелле музыка һәм меңнәрчә кунак - Казан Сабан туенда Лаеш утары бар кешенең исендә шулай сакланыр. Һәр район экспозициясендә ниндидер бер үзенчәлек бар: мини-зоопарк, карусель, аттракционнар. Ә Лаеш утары яр буена әйләнде. Фонтаннары һәм судаклары булган зур ясалма сулык безнең якның дан тоткан иксез-чиксез Идел һәм Кама су...

Матур төсләр, күңелле музыка һәм меңнәрчә кунак - Казан Сабан туенда Лаеш утары бар кешенең исендә шулай сакланыр.

Һәр район экспозициясендә ниндидер бер үзенчәлек бар: мини-зоопарк, карусель, аттракционнар. Ә Лаеш утары яр буена әйләнде. Фонтаннары һәм судаклары булган зур ясалма сулык безнең якның дан тоткан иксез-чиксез Идел һәм Кама су киңлекләре белән истәлекле. Мондый матурлык яныннан узып китүчеләр аз булды. Кешеләр фотога төштеләр, халык көнкүреше белән танышырга керделәр. Куас, бал һәм балык сатучылар янында чират хасил булды.

Виталий Антонов гаиләсе белән Казанга Түбән Новгородтан килгән. Сабантуйда ул беренче мәртәбә генә түгел.

-Мондый бәйрәмне безнең шәһәрдә дә үткәрәләр, - дип үз фикерләре белән уртаклашты турист. - Әмма монда Сабантуй аеруча матур. Төрле күңел ачулар. Тәм-томнар, спорт ярышлары һәм күтәренке кәеф. Балаларга монда бик ошады, китәселәре дә килми.

Лаеш утарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин керде. Мактаулы кунакларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады. Рөстәм Нургалиевич кыршау ыргытуда һәм кашыклар атуда катнашты.

-Сабан туе - Казан, Татарстан өчен олы бәйрәм, - дип билгеләп үтте ТР Президенты үз чыгышында. - Бүген Сабан туена килгән районнар искиткеч бәйрәм әзерләгәннәр. Күптән түгел Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборы ЮНЕСКОның мәдәни мирасы бөтендөнья исемлегенә кертелде. Безнең төп бәйрәмебез - Сабантуйны да шунда кертергә омтылачакбыз.

Күп санлы сәхнәләрдә җырчылар һәм биючеләр чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклары җәядән ук атуда, гер күтәрүдә, капчык киеп йөгерүдә һәм башка бәйгеләрдә көч сынаштылар. Истәлеккә тәңкә чүкергә, портрет ясарга яки ниндидер сувенир сатып алырга була иде. Бәйрәмнең төп мәйданында иң зур бүләк өчен батырлар бил алышты.

Каенлыкта Сабан туе көн буе дәвам итте. Бәйрәм тәмамланды, әмма ул киләсе елда бар дөньядан кунаклар җыеп тагын да зуррак булачак.

Илфат Шәһитов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район