Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешлылар юбилейларны яңа Яр буенда үткәрделәр

Шәһәрнең 460 еллыгы һәм Лаеш районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан бәйрәм килүчеләрне масштабы һәм күңел ачу программалары күплеге белән гаҗәпләндерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев шәһәр көнен һәм юбилей чараларын бәйрәм итү кысаларында Лаешның борынгы биналарында булдылар - янгын сүндерү каланчасы һәм Могҗизалар тудыручы изге Николай...

Шәһәрнең 460 еллыгы һәм Лаеш районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан бәйрәм килүчеләрне масштабы һәм күңел ачу программалары күплеге белән гаҗәпләндерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев шәһәр көнен һәм юбилей чараларын бәйрәм итү кысаларында Лаешның борынгы биналарында булдылар - янгын сүндерү каланчасы һәм Могҗизалар тудыручы изге Николай соборында. Соборда аларны митрополит Феофан һәм мәхәллә халкы каршылады. Гыйбадәтханәне карагач Рөстәм Нургалиевич бинаның түбәсен һәм фасадын ремонтлауда ярдәм итәргә ышандырды.

Шәһәр Яр буенда мактаулы кунакларны мәктәп укучылары - балалар җәмәгать оешмалары әгъзалары каршы алды.

Пляж һәм яр буен танып та булмый. Татарстан Президенты, район халкы һәм кунаклары мондагы үзгәрешләргә шаклар каттылар. Елмайган йөзләр, күңелле музыка һәм чараның масштабы Лаеш кунаклары кәефенә бик тә туры килде. Зур сәхнәдән район башлыгы Михаил Афанасьев килүчеләрне район юбилее белән котлады:

-Монда эш сөючән һәм талантлы кешеләр яши. Сезгә эшләгән эшләрегез өчен һәм киләчәктә Лаеш районын үстерүгә өлеш кертүегез өчен рәхмәт!

Рөстәм Миңнеханов халыкны юбилей даталары белән котлады һәм хезмәт ветераннарына,сәламәтлек саклау, мәдәният һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Берничә мәйданчыкта бер юлы концертлар бара. Яр буйлап куелган чәчәкләр-яшелчәләр композицияләреннән күзләр камаша, аларны балалар бакчалары, мәктәпләр һәм районның башка учреждениеләре хезмәткәрләре ясаган. Районның истәлекле урыннарын сурәтләгән "Лаеш пленэры" сынлы сәнгать күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Аны Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее махсус чатырда тәкъдим итте. Ә каршы якта предприятиеләр һәм оешмалар күргәзмә-сатуда сәүдә кызды. Лаеш балык заводы продуктлары һәм төрелгән казлар һәм үрдәкләр саткан урында кеше аеруча күп иде.

Кама акваториясендә җилкәннәр күренде һәм аквабайклар пируэтлар ясадылар. Ярдан флайборд шоу карап булды. Спортчы су өстеннән һавага күтәрелде һәм берничә минут һавада очты.

Ачык җәйге сәхнәдә актерлар зур курчаклар киемендә "Өч дуңгыз баласы" спектаклен күрсәттеләр. Яшь тамашачылар газонда ук эскәмияләрдә урын алдылар. Күңелсезләнергә вакыт юк, чөнки барысы кызыклы. Ә теләге булганнар кич белән дискотекада һәм "Пропаганда" төркеме чыгышында күңел ачтылар. Тантана бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Бәйрәм турында фото һәм видеорепортажны газета сайтыннан карагыз.

Шәһәр Яр буе турында тулырак мәгълүмат киләсе саннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район