Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешлылар "Җиңү диктанты" яздылар

Тарих белән кызыксынучы укучылар, студентлар һәм өлкәннәр Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тикшерә алдылар.

 

Бу акция дөньяның 75 илендә һәм Россиянең барлык төбәкләрендә узды. Диктант үткәрү Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулган көнгә туры китерелгән. Акциянең максаты - җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү һәм халыкның тарихи грамоталылыгын арттыру. Оештыручылар - Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарих җәмгыяте, «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте һәм «Бердәм Россия» партиясе.

Безнең районда диктант үткәрү урыны итеп Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе билгеләнде. Өч аудиториядә 50гә якын катнашучы: шәһәр мәктәпләре укучылары, техникум студентлары һәм педагоглар урнашты. «Җиңү диктанты»н үткәрүдә яшь армиячеләр ярдәм итте (фотода).

-Мондый диктантлар гражданнарны патриотик тәрбияләүдә мөһим роль уйный, - ди тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Яковлева. - 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә кирәк булды. Алар арасында тестлар да, кыска җавап бирергә кирәк булган сораулар да бар иде.

Балаларга һәм өлкәннәргә Бөек Ватан сугышы геройларына, вакыйгаларына, даталарына кагылышлы биремнәр тәкъдим ителде. «Җиңү диктанты»нда катнашучылар әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, аларда нинди вакыйгалар, нинди герой-шәһәр, нинди хәрби начальник турында сүз баруын билгеләргә тиешләр иде. Мәсәлән, шигырь өзегеннән шагыйрьнең нинди бәрелештә катнашуын яки «Семнадцать мгновений весны» фильмының сюжеты нигезенә нинди тарихи вакыйга ятуын билгеләргә кирәк булды.

Акциядә катнашучылар Җиңү диктанты нәтиҗәләре белән акциянең рәсми сайтында шәхси идентификация номеры буенча таныша алачаклар: http://диктантпобеды.рф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы