Лаешның православие динен тотучылар Русьны чукындыруның 1030 еллыгын бәйрәм иттеләр
Якшәмбе көннең иртәсендә могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсендә чиркәү бәйрәме юбилее – Русьны чукындыру хөрмәтенә бәйрәм литургиясе булды.
Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы төрле. Датасы һәм хәтта бәйрәм итү елы да әлегә кадәр бәхәсле булып кала. Шунысы гына билгеле, Русьта христианлык Х гасырда тарала башлый.
Шулай итеп, Киев княгинясы Ольга якынча 957 елда чукына. Аның улы Святослав иске диннән баш тармый, чөнки аның кул астындагы дружина да мәҗүсиләрдән тора, ә алар христианнарны хөрмәт итмиләр. Ә Ольганың оныгы- кенәз Владимир – христиан динен бар дәүләт өчен бер религия дип сайлый.
Галимнәр христианлык кабул итү белән Русьта язма мәдәният һәм грамоталылык үсә башлый дип исәплиләр, моның өчен башта агач, ә аннан таш чиркәүләр һәм гыйбадәтханәләр – Аллаһка хезмәт итү урыннары төзелә башлый. Менә Лаешның нур сибүче Николай гыйбадәтханәсенә дә 250 елдан артык.
Ремонт эшләре дәвам иткән собор эченә бәйрәм хөрмәтенә кешеләр җыела башлады – олысы да, кечесе дә килгән.
Монда Лаеш районында яшәүче халыклар арасында догалар белән ныклы рухи элемтәләр беркетелә. Гыйбадәтханә настоятеле Сергей Гришин гыйбадәт кылгач өлкәннәрне дә, балаларны да сафландырды.
Кыңгыраулар бәйрәмчә чыңлагач тәреле йөрешне хоругвийлар һәм чиркәү кирәк-яраклары тоткан ир-егетләр башлап җибәрде, алар артыннан башкалар иярде. Йөреш Камага кадәр барды, анда Сергий атакай суны изгеләндерде һәм яр буена җыелган кешеләргә бөркеде. Бераз салкынча булса да, күпләр елга суына чумып чыгарга булды.
Коенганнан соң барысы чиркәүгә бәйрәм догалары тыңларга һәм тарихи Русь илләрендә яшәүчеләр иминлеге өчен кенәз хөрмәтенә җырлы догалар укырга юл алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев