Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешта чаңгы ярышлары старт алды

Ярышлар урынына Лаеш районы торак пунктларыннан 400 дән артык катнашучы җыелды. Салкын һәм җил булуга да карамастан, теркәү билгеләнгән вакыттан күпкә алдан башланды. Барысының да тиз генә старт номеры аласы килде. Оештыручылар спорт сөючеләрне музыкаль композицияләр белән сөендерделәр. Җанатарлар һәм спортчылар стартны көтеп фотоларга төштеләр. Күбесе юлны тикшерергә теләп узыш...

Ярышлар урынына Лаеш районы торак пунктларыннан 400 дән артык катнашучы җыелды.

Салкын һәм җил булуга да карамастан, теркәү билгеләнгән вакыттан күпкә алдан башланды. Барысының да тиз генә старт номеры аласы килде. Оештыручылар спорт сөючеләрне музыкаль композицияләр белән сөендерделәр. Җанатарлар һәм спортчылар стартны көтеп фотоларга төштеләр.

Күбесе юлны тикшерергә теләп узыш башланганчы әйләнеп килде. Чаңгычылардагы кызыл, зәңгәр һәм ак номерлар ярышларда катнашучылар төркеме белән катнашты.

Узышларда катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул чаңгычыларга уңышлар теләде һәм старт бирде.

Ярышларны беренче булып 14 яшькә кадәрге кызлар ачты, алар артыннан шул яшьтәге малайлар кузгалды. Стартка иң соңгылар булып 56 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк спортчылар чыкты.

Иң өлкән яшьтәге чаңгычы Олы Кабанда яшәүче 78 яшьлек Альберт Кольцов булды. Тәҗрибәле чаңгычы Россия чаңгы юлларына 20 нче тапкыр чыгуын әйтеп үтте. Бүген Лаешка ул Чувашиядән килгән. Нармонкадан Александра Серова һәм Татар Янтыгыннан Рәшит Шәрәпов та өлкән яшьтәге спортчылар.

14 яшькә кадәрге кызлар арасында Лаешның 2 нче мәктәбе укучысы Диана Прахова җиңде. Шул ук яшьтәге үсмерләр арасында Столбище чаңгычысы Егор Кубаревка тиңнәр булмады.

56 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында Кече Елга спортчысы Равилә Вәлиуллина уңышка иреште. Шул ук яшь төркемендә ир-егетләр арасында Альберт Хөсәенов җиңү яулады. Җиңүчеләр исемлеген "Кама ягы" сайтының "Спорт" рубрикасында карагыз http://www.Iaishеvskyi.ru.

Медальләр саны буенча ярышларның лидеры Лаеш булды. Шәһәр спортчылары 14 медаль алдылар, шуның өчесе "алтын". Ә беренче урыннар саны буенча Кече Елга җиңде. 11 медальнең бишесе беренче урын өчен. Кече Елга мәктәбе укучысы Камилә Сөнгатова бер юлы ике узышта җиңде. Ул 15 тән 17 яшькәчә төркемдәге кызлар арасында беренче килде. Шулай ук ул үзен 18 яшьтән 35 яшькәчә кызлар һәм ханымнар арасында да сынап карарга булды һәм беренче булып килде. Әмма бүләкне үз яшь төркемендәге генә алды.

Лаешта яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларын һава торышы куркытмаган, алар стартка балалары белән килделәр. Ярышларда катнашучыларның иң кечкенәсе дип Әскәр Алюкаев танылды, ә чаңгыда узышкан иң актив бала - Ольга Долгова. Әти-әниләре аларны үз үрнәкләрендә сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәләр.

"Спорт сөюче гаилә" номинациясендә Абдуллиннар, Коробейниковлар һәм Габдуллиннар гаиләләре бүләк алды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район