Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Марафон - 2017“ дәвам итә

Белем бирү учреждениеләре арасында район бәйгесе темп ала Исегезгә төшерәбез, "Безнең сыйныф җитәкчебез - класслы" беренче номинациягә йомгак 9 февральдә ясалачак. Бүгенге көнгә җиде материал килде. Иң активы - махсус интернет - мәктәп дияргә була. Аның укучылары дүрт кандидат тәкъдим итә, алар арасында Илья Гордеев, Гөлназ Җамалиева, Светлана Соловьева һәм...

Белем бирү учреждениеләре арасында район бәйгесе темп ала

Исегезгә төшерәбез, "Безнең сыйныф җитәкчебез - класслы" беренче номинациягә йомгак 9 февральдә ясалачак. Бүгенге көнгә җиде материал килде. Иң активы - махсус интернет - мәктәп дияргә була. Аның укучылары дүрт кандидат тәкъдим итә, алар арасында Илья Гордеев, Гөлназ Җамалиева, Светлана Соловьева һәм Резеда Емелина. Алар үз сыйныф җитәкчеләре турында эссе, видеосюжет һәм видеорәт формасында сөйлиләр. Светлана Соловьева турында бер юлы ике материал килде - видеосюжет һәм видеорәт.

Лаешның 1 нче гимназиясе бер эш җибәрде - Роза Каюмова турында эссе. Пәрәү мәктәбе укучылары үз сыйныф җитәкчеләре Ризидә Хафизова хакында видеорәт файдаланып сөйлиләр.

Барлык материаллар "Камская новь" - "Кама ягы" сайтының "Марафон - 2017" рубрикасында урнаштырылды (өстәге зәңгәр юлда уңда). Моннан тыш, аларны "В контакте", "Одноклассники" һәм "Фейсбук" социаль челтәрләрдә безнең газета төркемнәрендә табарга була.

Иң күп лайк җыйган биш катнашучы интернет-тавыш бирүгә кертелә. Интернет-тавыш бирүнең беренче этабы -10, 11, 12 һәм 13 февраль көннәрендә иртәнге 10 га кадәр. Интернет - тавыш бирүдә иң күп тавыш алган өч катнашучы призлар ала: беренче урын -2000 сум, икенче - 600 сум, өченче - 400 сум. Моннан тыш алар Марафон -2017 финалына чыгалар.

Ошаган материаллар өчен тавыш бирегез! Бәйгедә катнашучыларны яклагыз!

Ә без Марафон - 2017 - "Крутой мэн" икенче турда катнашу өчен материаллар кабул ителә. Бер сүз белән әйткәндә, алар иң текәләр, спорт җанлылар, иң акыллылар, иң талантлылар. Бер сүз белән әйткәндә иң,иң иңнәр. Материалларны novayakama @ yandex. ru "Марафон -2017" Крутой мэн" тамгасы белән җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район