Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Марафон-2017” җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды

"Марафон-2017" беренче район конкурсына соңгы нәтиҗәләр ясалды, анда башта уйланылганча мәктәп балалары гына түгел, балалар бакчаларына йөрүчеләр дә катнашты. Ул дүрт ай дәвам итте, "Безнең сыйныф җитәкчесе - иң класслы", "Текә мэн", "Мисс Очарование", "Текә әти-әниләр" һәм "Рульдә әбиләр" номинацияләре буенча 80гә якын материал тәкъдим ителде. Аны үткәрү барышында тавыш...

"Марафон-2017" беренче район конкурсына соңгы нәтиҗәләр ясалды, анда башта уйланылганча мәктәп балалары гына түгел, балалар бакчаларына йөрүчеләр дә катнашты.

Ул дүрт ай дәвам итте, "Безнең сыйныф җитәкчесе - иң класслы", "Текә мэн", "Мисс Очарование", "Текә әти-әниләр" һәм "Рульдә әбиләр" номинацияләре буенча 80гә якын материал тәкъдим ителде. Аны үткәрү барышында тавыш бирү системасы эшләнде, бик үк гадел булмаган катнашучыларга юл куймау ысулларын таптык.

Һәр номинациядә җиңүчеләр акчалата призлар һәм грамоталар алдылар. Бу атнада соңгы нәтиҗәләр ясалды һәм "Марафон"ның җиңүчеләре билгеләнде.

Беренче урында Пәрәү мәктәбе. Ул өч мең сум күләмендә приз алды. Урта Девятово урта мәктәбе икенче булды. Аңа бер мең сум күләмендә приз һәм икенче ярты елга "Камская новь" газетасына язылу квитанциясе тапшырылды. Лаешның 1нче гимназиясе өченче урында. Ул да икенче ярты елга "Камская новь" газетасына язылу квитанциясе ала.

Без конкурста катнашучыларның барысын котлыйбыз һәм күбесенең тәкъдиме буенча аңа охшаш бәйгене киләсе уку елында да оештырырга булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район