Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәдәният йорты Вильдан Гарипов турында истәлек

Бер юлы ике юбилей датасына - Лаеш районы төзелүнең 90 еллыгына һәм Лаеш шәһәренең 460 еллыгына озак һәм җентекләп әзерләнделәр. Бар вак-төякне уйладылар. Оештыручылар бәйрәмне матур, үзенчәлекле, истә калырлык итәргә тырыштылар. Имәнкискәдә мәдәният йортын ачуны да район юбилеена багышларга булдылар. Исегезгә төшерәбез, авылда мәдәният йорты авылның 100 яшәр кешесе Вильдан...

Бер юлы ике юбилей датасына - Лаеш районы төзелүнең 90 еллыгына һәм Лаеш шәһәренең 460 еллыгына озак һәм җентекләп әзерләнделәр. Бар вак-төякне уйладылар. Оештыручылар бәйрәмне матур, үзенчәлекле, истә калырлык итәргә тырыштылар.

Имәнкискәдә мәдәният йортын ачуны да район юбилеена багышларга булдылар.

Исегезгә төшерәбез, авылда мәдәният йорты авылның 100 яшәр кешесе Вильдан Гариповның ТР Президентына узган елның декабрендә республика лидеры шәхси кабул итү барышында ясаган видеомөрәҗәгатеннән соң аның кушуы буенча төзелгән.

Авылда яшәүчеләр җырларга һәм биергә яраталар, үз милли гореф-гадәтләрен саклыйлар. Әмма1975 елда төзелгән мәдәният учагы замача таләпләргә җавап бирмәү белән бергә җитди ремонтка да мохтаҗ була. Шуңа күрә 200 урынга яңа мәдәният йорты төзү турындагы карарны сөенеп кабул итәләр.

Шимбә көнне клуб бинасы янына барлык кеше җыелды. Килүчеләр җирле авыл товар җитештерүчеләр продуктларын кызыксынып карадылар, үзара гәпләштеләр, бер берләрен бәйрәм белән котладылар.

Тантананы Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев ачты.

-Бүгенге вакыйга авылның бар кешесе өчен истәлекле, - дип басым ясады Михаил Павлович. - Имәнкискә хезмәт сөючән, талантлы һәм иҗади шәхесләргә бай. Яңа мәдәният йорты балаларны да, олыларны да үзенә тартыр дип ышанам.

Яңа мәдәният учагы авыл үзәген матурлады: монда китапханә, почта, мәктәп, ФАП янәшәдә генә.

Михаил Афанасьев авылда яшәүчеләргә, эшмәкәрләргә һәм клуб төзелешендә һәм территорияне төзекләндерүдә катнашкан бар кешегә рәхмәт белдерде. Район башлыгы Татарстан Президентына аеруча рәхмәт әйтте.

-Без районыбыз белән республиканы сынатмаска, барлык башлангычларын якларга сүз бирәбез. Югары темпта эшләрбез, - дип ышандырды Михаил Афанасьев һәм сүзне Рөстәм Миңнехановка бирде.

-Мәдәният йорты һәр авылга, яшьләргә һәм өлкәннәргә кирәк, - дип ышана Татарстан лидеры. - Тормышыбыз матур вакыйгаларга бай булсын, ә сез уңай тәэсирләр генә алыгыз.

Президент мәдәният йорты директорына кирәкле җиһазлар алуга сертификат тапшырды. Аннан соң олы кунаклар клубка керделәр. Яңа мәдәният учагында беренче чара Вильдан Гарипов мөрәҗәгате видеоязмасы белән башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район