Мин Лаеш җирендә эшләячәкмен
Уку елы тәмамланды. Районның 443 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Булачак һөнәрне сайлар вакыт җитте. Өлгергәнлек аттестаты алган Лаеш балаларына бу эштә мәшгульлек үзәге зур ярдәм күрсәтте. Татьяна Пучкова, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Уку елы дәвамында аның белгечләре район мәктәпләре буйлап йөреп чыктылар, өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар һәм...
Уку елы тәмамланды. Районның 443 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Булачак һөнәрне сайлар вакыт җитте. Өлгергәнлек аттестаты алган Лаеш балаларына бу эштә мәшгульлек үзәге зур ярдәм күрсәтте.
Татьяна Пучкова, мәшгульлек үзәге җитәкчесе
Уку елы дәвамында аның белгечләре район мәктәпләре буйлап йөреп чыктылар, өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар һәм аларга хезмәт базары турында, сорау зур булган һөнәрләр турында сөйләделәр. Алар тест үткәрделәр, аның буенча 9-11 сыйныф укучыларының 365е үзләре өчен булачак эшчәнлек өлкәсен сайлады.Тест үткән мәктәп балаларының 48%ы "Кеше-кеше" һәм "Кеше-сәнгать образы", 46%ы - "Кеше-техника" һәм 6%ы - "Кеше-табигать" өлкәсендәге һөнәрләрне сайлауларын ачыклады. Сорашуда катнашучыларның 76%ы лидерлык сыйфатларын һәм "баш белән эшләү" сәләтен күрсәтте.
Мәшгульлек үзәге алдында һөнәри юнәлеш бирүне өлкән сыйныф укучылары белән генә түгел, ә эшне 10-12 яшьтән башлау бурычы тора. Бездә баланың хирыслыгын ачыкларга ярдәм итә торган билгеле бер методикалар бар.
Һөнәр сайлауда гаилә, укытучылар, эш бирүчеләр зур роль алып торалар.
Ата-аналар баланы тууга күрәләр, аның белән үсү этабы үтәләр һәм аны зур тормышка әзерлиләр.
Мәктәп педагоглары кызыксынучанлыкны һәм белемгә омтылуны кирәкле эзгә юнәлтәләр.
Ә менә төп буын - эш бирүче - һөнәри юнәлеш бирү эшендә катнашмый диярлек: укучыларны кызыксындырмый, эш урыннарында практика оештырмый. Уку йортыннан без практик белемнәре һәм күнекмәләре булмаган, зур хезмәт хакы турында күзаллаган белгеч-теоретиклар алабыз. Эш бирүче эш стажы, практик күнекмәләре булган белгечләр эзләү белән шөгыльләнә башлый.
Татарстанда гамәлгә ашырылган һөнәри юнәлеш бирү проектлары эш бирүчеләрне мәктәп балаларына һөнәри юнәлеш бирүдә катнашуны кызыксындырырга тиеш. Лаеш районында мондый проект беренче булып Столбище мәктәбендә эшли башлаячак.
Аның укучылары инвестиция мәйданчыкларына барачаклар, белгечләр белән танышачаклар, эш урыннарын күрәчәкләр һәм хезмәт хакы дәрәҗәсен беләчәкләр.
Алга таба укучылар югары квалификацияле эшчеләр һәм инженерлар әзерли торган уку йортлары белән танышалар.
Проект эшче һәм инженерлык белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлтелгән, квест формасында уйланылган һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы финанс ярдәме белән мәшгульлек үзәге, Лаеш район башкарма комитеты, "Инновацияләр" укыту үзәге" ЧҖҖ белән берлектә үткәрелә.
Мондый проектны тормышка ашыруга районның инженерларга һәм югары квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗы булу этәргеч бирде. Предприятиеләрдә токарьлар, монтажлаучылар, программалаучылар, электриклар җитмәү үзен нык сиздерә. Райондагы 288 вакансиянең - 28%ы инженерлык белгечләре, 25% - укытучылар, 18% - медицина хезмәткәрләре.
Районда эшче һәм инженерлык һөнәрләре алучыларны эшкә урнаштыру 100 процент тәшкил итә.
Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуларда без болар хакында сөйлибез, ышандыргыч дәлилләр китерәбез.
Һәм мондый һөнәри юнәлеш бирү эшенең уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Мәшгульлек үзәге белгечләре белән очрашулардан соң өлкән сыйныф укучылары: "Мин районга әйләнеп кайтачакмын. Мин Лаеш җирендә эшләячәкмен...", диләр.
Мобильле мәшгульлек үзәге һөнәр сайлау буенча тест үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев