Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мин яратам сине, туган ягым

Гадәт буенча Урта Девятовога Чишмә көненә күрше тирә авылларда яшәүчеләр җыела. Елдан ел программа кунакларны һәм катнашучыларны сөендереп төрлеләнә һәм масштаблырак була бара. Быел Урта Девятово бар кешене әкияти балалар шәһәрчеге һәм бәйрәмгә урнаштырылган гашыйклар өчен коеп ясалган күпер белән шаклар катырды. Аны рәсми төстә ачканчы велоузыш һәм "Хәзинә тап"...

Гадәт буенча Урта Девятовога Чишмә көненә күрше тирә авылларда яшәүчеләр җыела. Елдан ел программа кунакларны һәм катнашучыларны сөендереп төрлеләнә һәм масштаблырак була бара.

Быел Урта Девятово бар кешене әкияти балалар шәһәрчеге һәм бәйрәмгә урнаштырылган гашыйклар өчен коеп ясалган күпер белән шаклар катырды. Аны рәсми төстә ачканчы велоузыш һәм "Хәзинә тап" квест уены булды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, ә өлкәнрәк парлар "Профессор-ВАND" тынлы оркестры башкаруында искиткеч көйләр астында киң мәйданда вальс әйләнделәр.

Сәүдә рәтләрендә төрле тәм-томнар һәм сувенирлар тәкъдим иттеләр, "Добрых рук мастерства" халык һөнәрчеләре әйберләре күргәзмәсе эшләде, тәмле исләре белән пылау һәм шашлыклар җәлеп итте, ә балалар мәйданчыкларында аттракционнар чакырды. Волейбол мәйданында Пәрәү һәм Урта Девятово командалары көч сынашты. Бадминтон буенча ТР җыелма командасы теләге булганнарга осталык сәгате үткәрде.

-Мин бу авылны туган авылым кебек яратам, - дип үз фикерен җиткерде бәйрәмне оештыручы Мария Ватагина. Бәлки, шуңа күрә сценарий яхшы, эзлекле булгандыр.

Ул арада авылга фольклор коллективлар килеп җитте, кайберләре республика Сабан туеннан ук. Барлыгы берничә мең артист һәм тамашачы җыелды. Абруйлы кунаклар арасында ТР хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов, Әтнә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Алексеевский район башлыгы Владимир Козонков һәм Мәскәүдән кайткан иминлек хезмәте генералы Владимир Кудряшов бар иде.

Ачу вакыты җитте. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова Чишмә көненә әзерләнүдә ярдәм иткән Алексей Демидовка, район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм "Алексеевская керамика" ААҖ генераль директоры Рәмис Кәбировка рәхмәт белдерде

-Монда эш сөючән халык яши, - диде котлау сүзендә Михаил Павлович.

Гадәт буенча рәсми өлешнең иң дулкынландыргыч мизгеле авыл халкын һәм "Урта Девятово", "Девятово" предприятиеләренең уңган эшчәннәрен бүләкләү булгандыр.

Аннан соң район һәм Казанның иҗат коллективлары, Казан дәүләт консерваториясе музыкантлары катнашкан концерт-марафон булды.

Авыл халкының яраткан ял итү урыннарының берсе булган пляжны ачуны да Чишмә көненә туры китерделәр. Тантаналы төстә Гашыйклар күперен ачтылар: яңа өйләнешүчеләр аңа бәхеткә юрап беренче йозак астылар.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Заманча музыка яратучылар "Электра" кавер төркеме башкарган музыка астында рәхәтләнеп дискотекада күңел ачтылар . Бәйрәмнең иң матур мизгеле су фонарьлары шоуы һәм салют булды, дисәм арттыру булмас.

Урта Девятовода яшәүчеләрнең "Мин сине яратам, туган ягым" дип горурланып әйтүче яңа буыны үсеп килә. Монда гадәттәге Чишмә көнен оештыручыларның да өлеше бар.

Денис Фролов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район