Мини-ферма төзе – субсидия ал
Авыл хуҗалыгы идарәсе шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тоткан чыгымнарының бер өлешен кайтаруга авыл җирлекләреннән документлар кабул итә башлады. Фото Лаеш районы авыл хуҗалагы идарәсе архивыннан Лаеш авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, сөт юнәлешендәге мини-фермалары булган гражданнарга дәүләт ярдәме программасын тормышка ашыру дәвам итә. Субсидия алу...
Авыл хуҗалыгы идарәсе шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тоткан чыгымнарының бер өлешен кайтаруга авыл җирлекләреннән документлар кабул итә башлады.
Фото Лаеш районы авыл хуҗалагы идарәсе архивыннан
Лаеш авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, сөт юнәлешендәге мини-фермалары булган гражданнарга дәүләт ярдәме программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Субсидия алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлауда төп шартлар:
1.Агымдагы финанс елында төзелгән яки 50 проценты салынган мини-ферма (каркасы төзелгән (фундамент, стеналар), идәннәре җәелгән) булу;
2.Шәхси хуҗалыкта 2018 елның 1 гыйнварына хуҗалык исәбе китапларында мәгълүматлары теркәлгән сыерлар булу:
-сигез баштан артмаган - өч баштан ким булмаган сыерлар асрау өчен мини-фермалар өчен;
-биш баштан артмаган - ике баштан ким балмаган сыерлар асрау өчен мини -фермалар.
Субсидияләрнең чик күләме түбәндәгечә тәшкил итә:
-8 баштан ким булмаган сыерлар өчен мини-ферма - 200 мең сум;
- сыерлар саны биштән ким балмаган мини-фермалар өчен - 120 мең сум.
Шул ук вакытта ярты ел дәвамында шәхси хуҗалыкларсубсидия алганнан яңа бинаны төзеп бетерергә һәм аны файдалануга кабул итәргә, ферманы өстәмә ршәвештә биш яки өч сыер белән комплектларга, шулай ук булган терлек санын биш ел дәвамында сакларга тиешләр.
2017 елда районда шундый җиде мини-ферма төзелде, шуларның дүртесе Татар Сараланы авыл җирлегендә, Державино, Нармонка һәм Хәерби авыл җирлекләрендә берәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев