Министр чәчү барышына яхшы бәя бирде
Эш визиты белән Лаеш районына ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Рәсим Хаҗиев Автор фотосы Марат Әхмәтов һәм Михаил Афанасьев басулар өстеннән вертолет белән очтылар, ә аннан соң "Зарипов Г.Б." КФХ базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм берләшмәләре...
Эш визиты белән Лаеш районына ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.
Рәсим Хаҗиев
Автор фотосы
Марат Әхмәтов һәм Михаил Афанасьев басулар өстеннән вертолет белән очтылар, ә аннан соң "Зарипов Г.Б." КФХ базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм берләшмәләре җитәкчеләре белән очраштылар.
Министр хуҗалыклардагы эшләр барышы белән кызыксынды, ә аграрийлар аңа үз сорауларын бирделәр. Әңгәмә барышында яңгыраган кайбер тәкъдимнәр буенча Марат Әхмәтов шунда ук телефон аша үз кул астында эшләүчеләргә йөкләмәләр бирде.
Аннан соң Михаил Афанасьев озатуында районның кайбер хуҗалыкларында яшелчәләр продукциясе һәм үсентеләре белән танышты. "Нармонка" ЧЧҖдә үстерелгән карбыз үсентеләре аның игътибарын җәлеп итте.
-Чынлап та яхшы карбыз үсәме? - дип кызыксынды министр һәм уңай җавап алды. Үз теплицасында утыртырга ниятләп вице-премьер берничә үсенте сорады.
Марат Әхмәтов район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге чәчү кампаниясенә югары бәя бирде һәм хуҗалыкларга үсеш темпын киметмәскә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев