Ике ел эчендә бер генә янгын да булмаган
Һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Гадәт буенча Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан "Лаеш урманчылыгы" ДКУ һәм "Лаешлес" ДБУ хезмәткәрләре эшләнгәннәрне анализлыйлар, эшкә йомгак ясыйлар.
-Коллектив эшчәнлеге нәтиҗәләре гомумән алганда начар түгел, - ди "Лаеш урманчылыгы" җи-тәкче урманчысы Валерий Изибеков. - Соңгы ике елда янгынга каршы кулланылган чаралар нәтиҗәсендә район урманнарында бер генә янгын да чыкмады. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урманны яңарту, аны карау өлкәсендә, шулай ук хокук бозучылардан, корткычлардан һәм авырулардан саклау һәм яклау буенча дәүләт контрактын үтәү өчен күп көч куйдылар. Безнең иң яхшы белгечләребез - Татар Янтыгы урманчылыгыннан Наил Зариповның, Питрәчтән Илһам Сафиуллин, Лаештан Николай Чукуровның, урманчылык бухгалтеры Людмила Краснованың эшләрен билгеләп үтәсе килә.
Район территориясендә урманнарны саклап калу һәм арттыру максатыннан һәр ел саен "Үз агачыңны утырт", "Татарстанның чиста урманнары" акцияләре үткәрелә. Халык, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан 8000 нән артык агач һәм куак үсентеләре утыртылды. 10 гектар мәйданда урман массивына нигез салынды.
15 апрельдән 15 июньгә кадәр Лаешның 3 нче мәктәбе, Урта Девятово, Кече Елга мәктәпләре укучылары һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 80 куб метрга якын каты көнкүреш калдыклары җыйдылар.
Урманчылык хезмәткәрләре сүзләре буенча, урманны чүптән арындыру көз азагына кадәр дәвам итәчәк. Алар район халкына урман участокларын чүпләмәүләрен һәм урманнарны чистарту буенча акциядә катнашуларын үтенеп мөрәҗәгать итәләр.
Соңгы елларда урман хуҗалыгының матди-техник базасын ныгыту буенча зур эш алып барыла. ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән урманчылар 4 миллион сумга диярлек махсуслаштырылган техника сатып ала алганнар. Ел азагына кадәр 30 миллион сумнан артыкка урман янгыннарына каршы техника һәм җиһаз кайтарылачак. Бу безнең урманнарның саклануын тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев