Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әниләр йорты салына

Тиздән Казанда махсус йортның тантаналы ачылышы була. Ул кыен тормыш хәлендә, нәкъ менә шул чакка яшәр урынсыз калган балалы әниләр өчен билгеләнгән. Ул Әниләр йорты дип аталачак. Биредә мохтаҗ булган балалы хатын-кызлар вакытлыча торак алачак, туклану белән тәэмин ителәчәк. - Әниләр балаларының документлары белән, хокукларын торгызу эшләре һәм аларның иминлеге...

Тиздән Казанда махсус йортның тантаналы ачылышы була. Ул кыен тормыш хәлендә, нәкъ менә шул чакка яшәр урынсыз калган балалы әниләр өчен билгеләнгән. Ул Әниләр йорты дип аталачак.

Биредә мохтаҗ булган балалы хатын-кызлар вакытлыча торак алачак, туклану белән тәэмин ителәчәк.

- Әниләр балаларының документлары белән, хокукларын торгызу эшләре һәм аларның иминлеге белән шөгыльләнә алачак, - дип сөйли «Игелекле эшләр» хәйрия фонды. - Икенче катта линолеум җәясе, душ кабинасы урнаштырасы калды. Безгә җиһазлар, мендәр тышы һәм җәймә, савыт-саба һәм киләчәктә һәрвакыт азык-төлек кирәк булачак. Әни йортында ремонт эшләренең тәмамлана башлавына безнең шатлыгыбызны сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Һәм болар барысы да көчле, ярдәмчел, юмарт, киң күңелле кешеләрнең игелекле гамәле нәтиҗәсендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район