Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы тормышка кыңгырау

Бу шатлыклы да, моңсу да, көтеп алган һәм дулкынландыргыч та көн. Лаеш районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау яңгырады. Сокуры мәктәбендә бу бәйрәмгә аеруча тырышып әзерләнгәннәр. Бинаны шарлар һәм плакатлар белән бизәгәннәр, укучылар сәхнә номерларын кабатлаганнар, ә әти-әниләре борчылалар - чөнки аларның балалары яңа, олы тормышка аяк баса. Быел 11 сыйныфны биш...

Бу шатлыклы да, моңсу да, көтеп алган һәм дулкынландыргыч та көн. Лаеш районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау яңгырады.

Сокуры мәктәбендә бу бәйрәмгә аеруча тырышып әзерләнгәннәр. Бинаны шарлар һәм плакатлар белән бизәгәннәр, укучылар сәхнә номерларын кабатлаганнар, ә әти-әниләре борчылалар - чөнки аларның балалары яңа, олы тормышка аяк баса. Быел 11 сыйныфны биш укучы һәм ун укучы тугызынчыны тәмамлый.

Сокурыга тантаналы линейкага Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков килде.

-Бу сезнең тормышта дулкынландыргыч көн, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Татьяна Петровна. - Үзегезгә ышаныгыз, креатив һәм ачышларга әзер булыгыз.

Ата-аналарга гади булмаган имтиханнар чорында балаларга таяныч булуларын һәм катлаулы тормыш хәлләрен бергә җиңеп чыгуларын теләде.

-Прогресс бик тиз алга бара, аның ритмыннан артка калмау өчен үткәндәге уңышларга да карамастан, күп нәрсәләр үзләштерергә, күп укырга туры киләчәк, -дип басым ясады мәктәп директоры Елена Дебердеева. - Без барыбыз безнең балалар илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәрләр дип ышанабыз.

Мәктәпне тәмамлаучылар сыйныфташларын онытмаска, укытучыларының хәлләрен белешеп торырга һәм тормышка юллама биргән туган авыллары мәктәбен истә тотарга сүз бирделәр. Бу сүзләрне әйтү балалар өчен җиңел булмады, күпләренең күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Кечкенә иптәшләре өлкәннәргә бүләкләр тапшырдылар. Алары үз чиратларында педагогларга, мәктәп персоналына чәчәкләр бүләк иттеләр.

-Безнең авылда бик яхшы һәм тәртипле балалар үсте, - дип үз теләкләрен җиткерде Сокуры мәчете имам-хатыйбы Галимҗан Гайнетдинов. - Ныклап тырышыгыз, шул чакта киләчәктә зур уңышларга ирешерсез.

Соңгы кыңгырау өчен мәктәптә кичәге малайлар һәм кызларның укырга һәм язарга өйрәнүләре, белем алулары, аларның бар авыл горурланырлык егетләргә һәм кызларга әйләнүләре турында мини-фильмны махсус әзерләгәннәр. Мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре күз алдыннан тагын кызыклы мизгелләр һәм җиңү шатлыклары үтте. Бу видеоролик яраткан уку йортында үткән еллар турында искиткеч истәлек булачак.

-Имтиханнар алдыннан бераз дулкынландыра, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Умар Фәезов. - Кая укырга керәсемне әлегә ачык кына билгеләмәдем. Уйланыр өчен бер ай вакыт бар.

Өлкән сыйныф укучыларының гадәттәге вальсы талгын гына халык биюенә һәм заманча музыкага күчте. Тантанага килүчеләр таң калдылар. Ә аннан соң соңгы мәктәп кыңгыравы чыңлады, аны чыгарылыш сыйныф укучысы Дмитрий Солдатов һәм беренче сыйныф укучысы Злата Якимова яңгыратты. Гамьсез балачак үтүен һәм яңа, олы тормыш башлану символы булган һава шарларын балалар зәңгәр күккә очырдылар.

Хәерле юлга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район