Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм программасы

Җиңү көнен лаеклы итеп үткәрү өчен районда зур әзерлек эшләре алып барыла. Җирлекләрдә һәйкәлләр яңартыла һәм ремонтлана. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, сугышчыларның тол хатыннарына бакчаларын җыештыруда һәм казуда ярдәм итәләр, мәктәпләрдә истәлекле датага багышланган батырлык дәресләре, спорт ярышлары һәм башкалар үткәрелә. 1 майдан 10ысына кадәр мунчалар һәм чәчтарашлар Бөек Ватан...

Җиңү көнен лаеклы итеп үткәрү өчен районда зур әзерлек эшләре алып барыла.

Җирлекләрдә һәйкәлләр яңартыла һәм ремонтлана. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, сугышчыларның тол хатыннарына бакчаларын җыештыруда һәм казуда ярдәм итәләр, мәктәпләрдә истәлекле датага багышланган батырлык дәресләре, спорт ярышлары һәм башкалар үткәрелә.

1 майдан 10ысына кадәр мунчалар һәм чәчтарашлар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчыларның тол хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә бушлай хезмәт күрсәтәләр.

9 май көнне сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучылар шәһәрара телефоннан бушлай файдалана алалар. Алар котлау телеграммаларын 50% ташлама белән җибәрү хокукына ия.

Май- июньдә ветераннар һәм сугышта катнашучыларны вакытлы матбугатка бушлай яздыралар.

Җиңү көненә багышланган төп тантаналар 9 майда үтә.

Лаешта яшәүчеләр иртәнге тугызда шәһәр башкарма комитеты бинасы янына җыелалар. 9.45тә колонналар Җиңү паркына кузгалалар, анда сәгать 10да митинг башлана. 11дә бәйрәм программасы Собор мәйданына күчә. Монда танылган артистлар концерты була һәм бәйрәм белән котлаулар яңгыраячак. Сәүдә рәтләре, кыр кухнясы һәм төрле аттракционнар эшләячәк.13.30да Горький паркыннан шәһәр урамнары буйлап Үлемсез полк үтәчәк.

Кич белән, 20.00дә биергә теләүчеләрне һәм концерт яратучыларны яңадан Собор мәйданына чакыралар.

Бәйрәм программасы 22.00 сәгатьтә Җиңү паркында матур салют белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined