Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы “Әти-әниеңне яздыр” акциясендә катнашты

Бүген "Россия почтасы" бүлегендә Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев тыл хезмәтчәннәренә республика һәм район вакытлы матбугатына язылу бүләк итте. Эш көненең кызган чагында Лаешта яшәүчеләр Михаил Павловичның язылу кампаниясендә катнашуына шаһит булдылар. Аның белән бергә Лаеш почтасына "Республика Татарстан" газетасы баш редакторы урынбасары Рафаэль Миргазизов та килде. "Әти-әниеңне яздыр, якыннарыңны...

Бүген "Россия почтасы" бүлегендә Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев тыл хезмәтчәннәренә республика һәм район вакытлы матбугатына язылу бүләк итте.

Эш көненең кызган чагында Лаешта яшәүчеләр Михаил Павловичның язылу кампаниясендә катнашуына шаһит булдылар. Аның белән бергә Лаеш почтасына "Республика Татарстан" газетасы баш редакторы урынбасары Рафаэль Миргазизов та килде.

"Әти-әниеңне яздыр, якыннарыңны яздыр" акциясе кысаларында район башлыгы 2017 елның алдагы алты аена тыл хезмәтчәннәренә 16 "Камская новь" - "Кама ягы" газетасына язылганга акча түләде. Балалар йортына - "Республика Татарстан", "Сабантуй", "Салават күпере", "Чаян" һәм "Камская новь" - "Кама ягы" район газетасы. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге һәм начар күрүче балалар һәм сукырлар интернат мәктәбе дә район башлыгыннан бүләк алды. Аларга киләсе ярты елда "Республика Татарстан" газетасы киләчәк.

Үзенең әнисе Флюра Васильевна Афанасьева өчен кайгыртучан ул "Республика Татарстан", "Биектау хәбәрләре", "Вечерняя Казань" һәм "Татарстан яшьләре"нә язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район