Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район буйлап Җиңү мае атлый

Мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре арасында «Җиңү мае» дип исемләнгән рәсем конкурсы 48 катнашучы җыйды.

Александр Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены Лаеш районы халыкка кино хезмәте күрсәтү буенча МБУ һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә мәктәп укучылары, сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре арасында «Җиңү мае» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган конкурста “Сугыш чоры балалары – балаларга» һәм «Балалар тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен» номинацияләре билгеләнде. Барлыгы 48 кеше катнашты. Барлык эшләр дә шактый кызыклы һәм чын күңелдән ясалган.

Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина хәбәр иткәнчә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң, балалар үз эшләрен тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына бүләк итәчәкләр.

Конкурсны оештыручы – А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев