Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның иң көчле шахматчысы кем

Шахмат - күрә, уйлый, анализлый белгәннәр уены. Акыллы һәм уйлый белүчеләр, ординар булмаган һәм бәйсез, көрәшчән һәм бирешмәс кешеләр уены. "Кама ягы" кубогына турнир - үз көчеңне күрсәтү, көндәшең белән көрәшү һәм тәҗрибәлерәк уенчылардан өйрәнү өчен искиткеч мөмкинлек. Автор фотосы Исегезгә төшерәбез, бу ярышлар инде гадәткә керде. МЧС, Никольский һәм...

Шахмат - күрә, уйлый, анализлый белгәннәр уены. Акыллы һәм уйлый белүчеләр, ординар булмаган һәм бәйсез, көрәшчән һәм бирешмәс кешеләр уены. "Кама ягы" кубогына турнир - үз көчеңне күрсәтү, көндәшең белән көрәшү һәм тәҗрибәлерәк уенчылардан өйрәнү өчен искиткеч мөмкинлек.

Автор фотосы

Исегезгә төшерәбез, бу ярышлар инде гадәткә керде. МЧС, Никольский һәм Хәерби авыл җирлекләре,"Кама ягы", "Инженерлык технологияләре РСК" ЧҖҖ ("Сталкеры") үз командаларын тәкъдим иттеләр һәм Лаештан ике команда - "Ладья" һәм "Молодежь". Кызганычка каршы, узган елгы "ЛТЭТ" һәм "Пенсионеры" командалары катнашмады. Объектив сәбәпләр аркасында Хәерби укучылары килә алмады. Әмма яңа кешеләр барлыкка килде. Быел турнир "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексының беренче катында фойеда үтте. Шахматчылар моның бик уңай булуын әйтәләр.

Лидерлык өчен көрәш бик киеренке булды. Спортчылар үз партияләрен тәмамлаганнан соң, көрәшне дәвам итүче көндәшләрен чорнап алып, тавыш-тынсыз гына аларның көрәшләрен күзәтеп тордылар. Ә аннан соң теге яки бу очракта нәрсә эшләргә мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Соңгы команда партиясендә Эрнест Алиев көндәше бар уен барышында аны киеренкелектә тотты. Әсхәт Госманов уен азагында шактый яхшы позиция булдырды: аның ике ак пешкасы һәм ак юлдан йөри торган филе калды. Ә Алиевның - бер пешка һәм шулай ук ак юлдан йөрүче фил. Никольский авыл җирлеге башлыгы инде җиңүгә өметләнми дә иде. Әмма Әсхәт Госмановның бер дөрес булмаган йөреше аның өчен хәлиткеч булды. Нәтиҗәдә никольскийлыларда икенче урын. Өченче урынны лаеклы төстә "Ладья" алды. Ә беренче урынны һәм турнирның кубогын беренче тапкыр "Кама ягы" газетасы командасы яулады!

1-3 урыннарны алган командалар грамоталар, бүләкләр һәм "Кама ягы"на ярты еллык язылу, ә барлык катнашучылар дипломнар алды. Моннан тыш, иң яшь уенчы буларак ундүрт яшьлек Родион Бронников һәм иң өлкән шахматчы буларак Федор Иванович Тимонин билгеләнделәр. 2017 елда аңа 83 яшь тулган.

"КЯ" редакторы Денис Суханов билгеләгәнчә, турнир район шахматчылары игътибарын җәлеп итә, ел саен яңа исемнәр ачыла, яңа катнашучылар килә.

-Мин бик күп уңай тәэсирләр алдым, - ди Хәербидән 75 яшьлек Зәкәрия Закиров. - Бик ошады. Әзерләнәчәкмен һәм икенче юлы тагын киләчәкмен.

Әлеге хәрәкәтчән ир кеше үзенең энергиясе һәм оптимизмы белән шаккатыра. Ул шахмат уйнау фәнен мөстәкыйль төстә үзләштерә, шуның өстенә кулыннан һәр нәрсә килә. Яшьлегендә ат чабышларында катнашкан, гармунда уйнаган, хәзергә кадәр биергә ярата. Ә Зәкәрия Закировның төп бизәге - искиткеч елмаюы һәм күзләре. Ул 1942 елда туган. Кызыксынучан малай булып үсә. Өлкәннәрнең шахмат уйнаганнарын карап тора һәм шуннан уйнарга өйрәнә. Армиядә призлы урыннар ала. Шашкалар белән мавыга, бик оста уйный: берничә тапкыр берьюлы өч уенчы белән уйный. "Кама ягы" кубогына беренче тапкыр килгән.

Бүләкләр, дипломнар тапшырганнан һәм бергә фотога төшкәннән соң шәхсән ярышлар старт алды. Алар кичен соң гына тәмамланды. Беренче урынны Эдуард Фаязов яулады. Икенче урында - Александр Мизинов. Өченчедә - Виталий Сәгыйтов. Газета редакторы Денис Суханов аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Без аларны, районның иң тәҗрибәле шахматчыларын, чын күңелдән котлыйбыз!

Газета редакциясе "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы администрациясенә турнирны оештыруда ярдәмнәре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерә.

Итоги шахматного турнира на кубок газеты "Камская новь". Кто самый сильный шахматист района

Турнирны үткәрүдә финанс ягыннан ярдәм күрсәтүчеләр: район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Анастасия Сергеева, шәхси эшмәкәр Артур Цагаев, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова, «Сервис Бон» ЧҖҖ директоры Валентина Аникина, «Муниципаль проектлар дирекциясе» ЧҖҖ директоры Евгений Драгунов, "Лаеш электр челтәрләре" АҖ директоры Наил Бахтиозин, шәхси эшмәкәр Аделина Камалиева, Лаеш районы буенча «НАСКО» ЧҖҖ җитәкчесе Гөлфия Ханова, Лаеш РЭГС начальнигы Рөстәм Аглюков.

Гадәткә кергән шахмат турнирыннан читтә калмаган һәм ничек тә булса анда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район