Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркайсыбызның йөрәгендәге бәйрәм

Санитар-эпидемиологик хәл Бөек Җиңүнең юбилеен саф һавада массакүләм чаралар белән билгеләп үтәргә мөмкинлек бирмәде. Әмма моңа карап Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү масштаблы булмый калмады.

Җиңүнең юбилей көнендә сугышта катнашкан бер генә кеше дә, концентрацион лагерьлар тоткыннары да, блокадалы Ленинградта яшәгәннәр дә игътибардан читтә калмады.

Бәйрәм иртәсе Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды. Район һәм шәһәр җитәкчелеге, шулай ук волонтерлар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тыл предприятиеләрендә сугышкан Ватанны саклаучыларны искә алдылар. Өйләренә кайтмаган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Күккә күгәрченнәр рәвешендәге ак шарлар очырдылар.

Пәрәү һәм Тарлаши авылларында сугышта гитлерчылар белән көрәшкән авылдашлары истәлегенә яңа монументлар куелды.

Пәрәүдә һәйкәл мәдәният йорты янында урнаштырылган. Туган авылында һәйкәл төзүгә эшмәкәр Нәҗип Нуретдинов ярдәм иткән.

-Без Җиңү көнен массакүләм үткәрергә күнеккән, әмма хәзер хәлләр башкача, - дип билгеләп үтте Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов. – Ләкин бүген бәйрәм безнең йөрәкләрдә дә, күңелләрдә дә. Без Бөек Җиңүнең кадерен беләбез. Без һәм киләчәк буыннар безнең өчен гомерләрен биргән бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга тиеш.

Тарлашидагы һәйкәлне реконструкцияләү күптән инде авыл халкы плвнында иде. Монумент махсус Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена ачылды. Өйләренә кире кайтмаган Тарлаши һәм Пиголи авыллары кешеләренең исемнәре ике биек стелада язылган.

-Бу безнең авылның бизәге, - диде ТРдагы «Россия офицерлары» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Митюшкин. – Монумент халыкның Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турындагы истәлеген гәүдәләндерә. Һәйкәлдә сугыштан кайткан һәм тыныч вакытта вафат булган кешеләрнең исемнәре дә язылган. Без аларны бу стелаларда булырга тиешле лаеклы кешеләр буларак гәүдәләндерәбез.

Авыл халкы тын калып, үз тормышларын туган җир азатлыгы өчен биргән авылдашларының исемнәрен укыды. Бу куркыныч сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә Лаеш район Советы һәм Башкарма комитеты вәкилләре сугышта катнашучылар, концлагерь тоткыннары һәм блокадалы Ленинградта яшәгәннәр белән очраштылар. Аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Ә кич белән район мәдәният йорты артистлары онлайн режимда бәйрәм концерты үткәрделәр.

Без үзебезгә тынычлык, тормыш һәм бәхет бүләк итүчеләр алдында мәңге бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев