Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Русларча киң колач һәм татарча кунакчыллык белән

Безнең шәһәребез 461нче туган көнен нәкъ менә шулай билгеләп үтте.

Бәйрәмнең төп чаралары Җиңү паркында һәм Собор мәйданында булды. Шәһәр халкы күргәзмәләрне, балалар уен мәйданнарын, күңел ачу аттракционнарын һәм шигьри клубны рәхәтләнеп карады.

Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм бәйрәмгә чакырылган кунаклар “Чәчәк иле осталары” чәчәкләр һәм яшелчәләр композициясе белән таныштылар, аларда шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре катнашты. Барысы Лаеш осталары эше һәм фантазияләренә сокландылар, бик тә матур композицияләр янында фотога төштеләр.

Тантананың төп өлеше “Лаешның җиде могҗизасы” дип аталган театральләштерелгән тамаша белән башланды. Яшь артистлар тамашачыларга районыбызның нәрсәләр белән дан тотуын сөйләделәр – Кама киңлекләре, Туган илне саклаучылар, төрле мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр һәм башкалар.

-Безнең як динамик үсә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Михаил Афанасьев. – Сигез ай йомгаклары буенча без Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча беренче өчлектә. Хәзерге вакытта республикада  тулаем төбәк продуктларында Лаеш районы өлеше 1% тәшкил итә, бу санны 2%ка җиткерергә планлаштырабыз. Лаеш ягы хакында Татарстаннан читтә дә беләләр. “Кама диңгезе” пляжы ял итүчеләр күңелен яулады, җәйнең кайбер көннәрендә 20 меңгә кадәр кеше булды. Тиздән Кама ярында кино йолдызлары катнашында “Зөләйха” сериалын төшерә башлаячаклар. Без 30дан артык дәүләт программасында катнашабыз, алар безнең яшәешне яхшыртырга ярдәм итәләр. Быел бер юлы җиде мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. Комлы Ковалида табиблык амбулаториясе ачылды, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында тиздән яңа клуб сафка басачак, Габишевода социаль ипотека программасы буенча ике йорт салына. Мондый уңышларның нигезе – безнең хезмәт сөючән һәм җаваплы кешеләребез.

Бүләкләү тантанасында Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатовка “Лаеш районының мактаулы гражданы” исеме бирелде. Казан медицина инструментлары заводы генераль директоры Нур Шакиров “Лаеш районын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Шәһәребез үсешенә  зур өлеш керткән  Лаеш кешеләре аерым бүләкләргә лаек булдылар.

Аннан соң концерт башланды – безнеңчә матур, бай һәм истә калырлык. Сәхнәгә бар районның иҗат коллективларын тәкъдим итүче кечкенә артистлар да, шулай ук шәһәр халкы яратып өлгергән өлкәннәр дә чыкты. Шәһәр көненең кунагы диджей Дождик буларак танылган, “Почему же?” хиты авторы һәм башкаручысы Алексей Котлов бәйрәмнең йолдызы булды.

-Шәһәр көне бик яхшы үтте, - дип фикерләре белән уртаклашты Вера Баннова. – Безнең шәһәрдә һәм районда никадәр талант, аларның барысы бүген монда – шагыйрьләр, осталар, җырчылар, спорт сөючеләр. Боларның барысы безнекеләр! Мондый көннәр яңа ачышларга этәрә.

Кич белән Собор мәйданында төрле яшьтәге бию яратучыларны җыйган дискотека булды. Бәйрәмнең финалы – күк йөзен төрле төстәге фейерверклар яктырткан салют булды.

-Ура! – Лаеш халкы һәм кунаклар бу тамашага шундый бәя бирделәр. Алар өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар, мондый тәэсирләргә бай көндә шулай булырга да тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник Лаеш районы День города