Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рузалия Вәлиуллина – иң яхшы автоледилар арасында

Лаеш автоледие машина йөртү буенча республика конкурсында медаль яулады.

Үткән сишәмбедә Казанда машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсы булды. Ул Өлкәннәр көненә багышланды, шуңа күрә анда өченче яшь вәкилләре – 60ны узган ирләр һәм 55тән олы хатын-кызлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, беренче мәртәбә мондый ярышлар 2011 елда үтте. Ул чакта анда Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре катнашты. Аннан соңгы елда бу бәйгенең географиясе шактый киңәйде: аңа Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан сайлап алу турларында җиңүчеләр килә башлады. Лаеш районы да үз вәкилләрен җибәрде.

Быел призлы урыннар өчен финалда 42 автоһәвәскәр көч сынашты. Аларның һәркайсы җитди сайлау үтте. Һәркайсы дулкынланды һәм борчылды.

Ачылу тантанасында автоһәвәскәрләрне Татарстан хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров котлады.

Кызганычка каршы, безнең районнан ирләр катнашмады. Ә менә автоледи чыгышы уңышлы булды. Исегезгә төшерәбез, Рузалия Хәбибулловна – район этабында җиңү яулады, шуңа күрә ул Казанда район данын яклады. Лаеш автоледие – тәҗрибәле йөртүче Мондый югары дәрәҗә конкурсларда ул бер генә тапкыр катнашмый һәм һәрчак уңышка ирешә. Шәһәрләрдән килгән ике катнашучы гына аннан алда булды – Бөгелмә һәм Яшел Үзән вәкиле. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлек тасмалары бүләк иттеләр.

Газета редакциясе дә котлауларга кушыла һәм якташыбызның шундый уңышы белән горурлана.

Фото Рузалия Вәлиуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев