Салым органнарының 2017 елның 10 һәм 11 ноябрь көннәрендә ачык ишекләр көне үткәрүе турында хәбәр
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия ФСХның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 елда җир, транспорт һәм физик затларның милкенә салым хәбәрләрен һәм түләү документларын аңлату максатыннан 2017 елның 10 һәм 11 ноябрендә барлык салым органнарында бөтенроссия Ачык ишекләр көне үтүен хәбәр итә. Бу көннәрдә Татарстан Республикасының барлык инспекцияләре озайтылган режимда эшли: 10...
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Россия ФСХның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2017 елда җир, транспорт һәм физик затларның милкенә салым хәбәрләрен һәм түләү документларын аңлату максатыннан 2017 елның 10 һәм 11 ноябрендә барлык салым органнарында бөтенроссия Ачык ишекләр көне үтүен хәбәр итә. Бу көннәрдә Татарстан Республикасының барлык инспекцияләре озайтылган режимда эшли:
10 ноябрь (җомга) 9.00дән 18.00гә кадәр,
11 ноябрь (шимбә) 10.00дән 15.00гә кадәр.
Салым хезмәте белгечләре кемнәрнең милек салымы түләүләре, нинди срокларда һәм төгәл муниципаль берәмлектә нинди ташламалар кулланылуы турында җентекләп аңлатырлар, шулай ук салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирерләр.
Теләге булганнар салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлә алалар (үзең белән шәхесне раслаучы документ булу зарур).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев