Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Себер-25” эшли

Комлы Ковалида Татарстан территориясендәге Әлмәт -Түбән Новгород магистраль нефтепродуктүткәргечтә ике яңа җитештерү мәйданчыгы файдалануга тапшырылды: "Ковали-1" (Лаеш районы) һәм "Михайловка-1" (Чистай районы) продукт кудыру станцияләре. Шул ук вакытта "Михайловка-1" ПС телекүпер ярдәмендә җибәрелде. Автор фотосы Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев,...

Комлы Ковалида Татарстан территориясендәге Әлмәт -Түбән Новгород магистраль нефтепродуктүткәргечтә ике яңа җитештерү мәйданчыгы файдалануга тапшырылды: "Ковали-1" (Лаеш районы) һәм "Михайловка-1" (Чистай районы) продукт кудыру станцияләре. Шул ук вакытта "Михайловка-1" ПС телекүпер ярдәмендә җибәрелде.

Автор фотосы

Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, "Транснефть" ПАО вице-президенты Алексей Сапсай, "Транснефть-Прикамье" АҖ генераль директоры Роберт Галиев, республика министрлыклары, ведомстволар һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Бу объектларны Әлмәттә һәм Түбән Камадагы баш кудыру станцияләрендә үзгәртеп корулар тәмамлану белән бергә файдалануга тапшыру дәүләтнең мөһим "Себер-25" инвестпроектының бер өлеше.

"Себер-25" проекты Россия Федерациясенең 2030 елгача чорына энергетик стратегиясенә ярашлы төстә тормышка ашырыла. Проектның максаты - Приморск порты юнәлешендә дизель ягулыгы кудыру күләмен елына 25 миллион тоннага кадәр җиткерү. Илебез территориясендә 32 объект төзелә һәм реконструкцияләнә.

Проект кысаларында заманча технологияләр кулланыла. Ышанычы югары булган, нәтиҗәле магистраль насослар һәм электр двигательләре; яктылыгы күп булган энергия саклаучы автомат диодлы яктырту; җылылык ресурсларын нәтиҗәле куллану өчен биналар һәм корылмаларда температураны автомат көйләү җайланмалары кулланыла.

-Безнең өчен "Себер-25" зур федераль проектны ачуда катнашу сөенеч ул, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Без "Транснефть" компаниясенә рәхмәтлебез. Безнең кулланучыларның профессиональ дәрәҗәсе никадәр югары булуны күрәбез. Киләчәктә дә сезнең башлангычларны хупларбыз дип ышандырабыз. "Транснефть" җитәкчелегенә җитештерү белән бергә безнең социаль объектларны да инвестицияләве өчен рәхмәт белдерәбез. Бүген "Транснефть-Прикамье" Татарстанның иң эре салым түләүчеләренең берсе. Барыгызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Барыгызга бик зур рәхмәт!

"Транснефть" ПАО вице-президенты Алексей Сапсай ТР территориясендә проектны тормышка ашыруда төзүчеләр, проектлаучылар, республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләрнең бердәм эшләве ярдәм итте дип басым ясады.

-Бу объектлар экологик һәм сәнәгать иминлеге таләпләрен искә алып төзелде. Алардан файдалану да заманча таләпләргә ярашлы төстә булачак, - дип белдерде Алексей Сапсай.

Компания президенты Николай Токарев исеменнән "Транснефть" ПАО вице-президенты Рөстәм Миңнехановка һәм "Себер-25" проектын тормышка ашыруда катнашучыларның барысына рәхмәт белдерде.

"Транснефть-Прикамье" АҖ генераль директоры Роберт Галиев Туган илебез иминлегенә киләчәктә булачак проектларны тормышка ашыруда да ышанычлы хезмәттәшлекне саклауга ышанычын белдерде.

Тантаналы чараның йомгаклау өлешендә "Транснефть-Прикамье"АҖ һәм подряд оешмалары хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды һәм ТРның атказанган хезмәткәрләре исемнәре бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район