Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Семрук поселогында кинога төшерү көне

Лаеш районында яшәүчеләр дә катнашкан “Зөләйха күзләрен ача” сериалының чираттагы төшерү көне кич белән генә, төн уртасында диярлек, тәмамланды.

Картина сюжеты буенча вакыйгалар себердәге Семрук поселогында бара. Лаешлылар күмәк күренешләрдә катнашалар, кайберләре беренче көн генә килми инде. Кинога төшәргә хәл иткән яңа кешеләр дә бар иде.

Төшерүдә катнашучылар иртән үк җыела башладылар. Өс һәм аяк  киемнәре киеп карау, баш киемнәре сайлау шактый вакыт алды. Костюмерлар һәр артистка индивидуаль образ сайлыйлар, гримерлар аны тулыландыралар. Кайбер кызлар һәм ханымнарның маникюрлары бар – аларны кабат костюмерлар янына озаттылар: “Кулларыгызны яшерү өчен алъяпкычлар яки кесәле кофталар сорагыз. Болай булмаганда без сезне кире борабыз”,

Әмма “кесәле” киемнәр” җитмәде һәм тырнакларын ясаганнар мондый хәлдә нишләргә кирәклеге турында уйладылар.

-Кулларны артта тотарга була.

-Ә мин алъяпкыч астына яшерәм.

Бераз алга китеп әйтим әле, күмәк күренеш вакытында мәйданчыкта гримерлар барлыкка килде: палитра һәм пумала белән – алар ханымнарның матур тырнакларын буядылар.

-Матурым, иренеңдәге ялтыравыкны сөрт, - диде аларның берсе салфетка биреп – ул чакларда ирен буямаганнар.

-Мин буямадым, алар үзләре шундый...

Шулай итеп барысы киенде, гримланды һәм эшкә әзерләр.  Бер сәгать үтте, ике, өч. Караңгы төшә башлады, көтү озакка сузылды.

-Әйе, безгә актер эшендә иң кыены – бу көтү диделәр, - дип сөйләшеп алдылар үзара күмәк күренешләрдә төшүчеләр.

Алар вакытны бушка үткәрмәделәр: кемдер Чулпан Хаматова һәм сериалның башка геройлары белән фотога төшәргә өлгерде, кемнәрдер Каманың искиткеч күренешләренә сокланды, саф һава сулады. Үзара таныштылар, бер-берләре белән алма, бананнарын бүлештеләр – кичкә тамаклары ачты, ә күмәк күренештә катнашучыларны ашату каралмаган.

-Күптәннән кинода төшәсе килә иде, - диделәр Никольскийның “Каравон” ансамбле җырчылары. – Без 30-40нчы еллар атмосферасына чумдык. Башка чорга күчү – бу бик тә кызык!

Кайберләре балалары, кайберләре, Плескач кебек, гаиләләре белән килгән. Аларның сугыштан соңгы еллар фоторәсемнәреннән “төшкән” кызлары игътибарны җәлеп итә. Ирле-хатынлы Татьяна һәм Александр Агеевлар Семрук поселогында икенче көн инде һәм бүген, җомгада, сериал эше дәвам итәчәк Чистайга барырга ниятлиләр. Күмәк күренештә Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның хатыны Әлфия Солтановна да катнашты.

Актерлар ипие җиңел бирелми – яңа сериал төшерүдә катнашып тарихка кереп калырга теләгән район кешеләре моңа шәхсән инандылар. Бер үк сәхнәне алты-җиде мәртәбә кабатладылар: кемдер кадрга керде, кемдер киресенчә төп геройларны камерадан каплады. Һәр вак күренгән нәрсә дә ачык эшләнде – кайчан кадрда Чулпан Хаматова күренә, бию парлары кайда һәм ничек тора, алар кайчан туктарга тиешләр. Төшерүләр арасында актерлар курткаларын кияргә ашыктылар – төнлә Кама буенда салкын иде. Ә гримерлар һәм костюмерлар тәнәфестән файдаланып, костюмнарны, прическаларны төзәттеләр.

Ниһаять, озак көткән сүзләр”: “Төшерелде! Барыгызга рәхмәт!” Арган-талган яңа артистлар өйләренә күтәренке кәеф белән таралдылар. Хәзер алар  үзләре катнашкан күп серияле “Зөләйха күзләрен ача” фильмы премьерасын Россия 1 телеканалыннан түземсезлек белән көтәчәкләр. Сүз уңаеннан, “Русское” кинокомпаниясе Лаешта кино төшерүне безнең төбәктә көзге блок төгәлләнгәнче -21 октябрьгә кадәр дәвам итә. Кино кыш көне дә төшереләчәк. Районда яшәүчеләрнең үзләрен актер ролендә сынап карау өчен тагын бер мөмкинлеге булачак.

Фото һәм видеосюжетны газета сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы