Үсешнең гади формуласы
Кече Елгадагы "Просто молоко Агро" ЧҖҖ тәүлеккә сигез тонна сөт җитештерә. Мондый мәгълүмат сөендерә дә, гаҗәпләндерә дә: Лаеш районы агрофирмасы биш ай эшләү чорында сөт җитештерүне биш тоннага арттыра алган. "Просто молоко Агро" ЧҖҖ җитәкчесе Атлас Гайнетдинов сүзләре буенча, 2016 елның декабрендә монда тәүлегенә бары 3016 кг сөт сауганнар. Хәлне...
Кече Елгадагы "Просто молоко Агро" ЧҖҖ тәүлеккә сигез тонна сөт җитештерә. Мондый мәгълүмат сөендерә дә, гаҗәпләндерә дә: Лаеш районы агрофирмасы биш ай эшләү чорында сөт җитештерүне биш тоннага арттыра алган.
"Просто молоко Агро" ЧҖҖ җитәкчесе Атлас Гайнетдинов сүзләре буенча, 2016 елның декабрендә монда тәүлегенә бары 3016 кг сөт сауганнар. Хәлне анализлап аграрийлар савымны арттыру буенча системалы эш алып барганнар. Хәзер четерекле эш нәтиҗәләре бу хакта үзләре үк күрсәтә.
Бүген хуҗалыкта 1100 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 550 се савым сыерлар. Предприятиедә 33 кеше эшли. Эш барышы тулысынча контрольдә: терлекләрне карау, ашату, аларның торышы һәм саву буенча барлык мәгълүмат компьютерда күрсәтелә.
Агрофирмада кирәкле техника бар, терлек берничә абзарда асрала. Уңай булсын өчен аларны яшьләре буенча бүлгәннәр, таналарга һәм үгезләргә шул тәртиптә кызыл һәм зәңгәр тасмалар беркетелгән. Яңа туган бозаулар аерым урында.
Агрофирма эшчәннәре ферма эшендәге уңай үзгәрешләрдә баш технолог Тим Ли өлеше зур дип исәплиләр. Ул Ирландиядә туып үскән, менә җиде ел инде Россиядә яши. Кече Елгага килгәнче Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Воронежда, Екатеринбургта, Түбән Камада эшләгән. Агрофирмага "Просто молоко" УК генераль директоры Марат Моратов чакыруы буенча килгән. Тим Линың гаиләсе - хатыны һәм ике улы - Польшада яши. Ике айга бер тапкыр алар янына бара. Баш технологны эшендә яраталар һәм хөрмәт итәләр, бар эштә аның белән киңәшәләр.
Тим Ли күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тәртип булмавын әйтеп китте. Аның сүзләре буенча сөтчелек фермасының нәтиҗәле эшләвенә тәэсир итә торган берничә фактор бар. Бу тикшерелгән ашату рационы, сыерларны саву вакытын дөрес билгеләү һәм терлекләрне белеп карау.
Мәсәлән, мондагы силос биогаз өчен генә яраклы, мөгезле эре терлекләргә ашату өчен түгел,- ди баш технолог. - Без рационга шрот, түп һәм чүпрә керттек. Саву арасында вакыт сигез сәгатьтән ким булмаска тиеш. Шуңа күрә без сыерларны иртәнге дүрттә, 12 дә һәм кичке сигездә савабыз. Санитар-гигиенв таләпләрен саклауның да әһәмияте зур. Мәсәлән, сыерларның тоякларын еш чистарту зарур. Әмма иң мөһиме - эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү, чөнки акча булмаганда нәтиҗәле эшләү теләге булмый,- дип өстәде Ирландияле.
Ул Россиядә потенциалның зур булуын, шул исәптән авыл хуҗалыгында да, билгеләп үтте. Аны дөрес тормышка ашыру кирәк. Моның өчен эшнең дөрес алгоритмын тоту зарур. Тагын бер мөһим нәрсә - кешеләр ничек яхшы эшлисен белергә тиешләр. Терлекче уңышының гади формуласын күрсәтү.
Безнең әңгәмә барышында җитәкче Атлас Гайнетдинов тәрҗемәче булды: күрәсең, бергә эшләү чорында ул чит ил белгече белән уртак тел тапкан. Без сөйләшкән арада баш технолог вакытны заяга үткәрмәде: берничә сыерның тоягын чистартырга өлгерде.
Ирландияле җитәкчелекнең аның алдына савым сыерлар санын 950 башка, ә сөт җитештерүне тәүлегенә 20 тоннага җиткерү бурычы куюын хәбәр итте. Тим Ли йөзендәге елмаю миңа моның үтәләчәген белдерде.
Рәсим Хаҗиев
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев