Шамил Кушмин:”Агроном хирург кебек: ялгышырга ярамый”
“Хәерби” ЧҖҖ баш агрономына 70 яшь тулды. Ул ярты гасырга якын гомерен Хәерби җирендә эшләүгә биргән.
Шамил Әхмәтҗанович тумышы белән Татар Янтыгыннан. Анда сигез сыйныфны тәмамлаган, урта белемне күршедәге Шәле авылында алган. Мәктәпкә 17 километр араны теләсә нинди һава торышында да җәяү йөргән. Аттестат алгач Казан авыл хуҗалыгы инстиутының икътисад факультетына укырга керә.
-Мин икътисадчы-агроном белгечлегенә алганда кердем, - дип аңлатып үтә Шамил Әхмәтҗанович. – Укып диплом алгач Питрәч районына юллама бирделәр, әмма анда урын юк иде һәм мине Хәербигә җибәрделәр. Мин шул вакыттан бирле монда. Мин эшләгән чорда 13 директор алышынды. Элек җиде агроном иде, мин баш. Хәзер бер үзем калдым – бригадир да, агроном да, исәпкә алучы да. Эш җиңел түгел, әмма миңа ошый, монда тарта. Өйдә утыра алмыйм. Төшке ашка кайтканда да анда ничек үсәләр икән дип уйлыйм...
Орлыкның бар тормышы аның күз алдында үтә. Яз көне ул җирнең өлгерүен сизә, аның исен тоя. Җир эшкәртә башлагач туфрак эшкәртүче техника аның командасы буенча эшкә кузгала, әйтерсең зур булмаган гаскәр. Чәчәк ату вакытында арышның серкәләнүенә сөенә. Томанга охшаш бу матурлыкны күргән, сизгән кеше бик аз. Урак өстендә булачак икмәкне баш агроном беренче булып кулында тота...
-Барыннан да күбрәк уҗым бодаен яратам,- диде Шамил Әхмәтҗанович. – Алтын башаклар стена булып тора, хәтта анда комбайн кертү дә кызганыч... Үсемлекләр дә җанлы бит, кешеләр кебек үк сулыйлар. Безнең аларга мөнәсәбәтне аңлыйлар.
Баш агрономның тормыш иптәше Роза Хабулловна – Хәербидә туып үскән, туган авылында 47 ел эшләгән. Башта пионервожатый, аннан Хәерби мәктәбендә татар теле укытучысы булган. Хәзер пенсиядә, үзе оештырган татар халык җыр ансамбленә җитәкчелек итә. Быелның августында кызы Гөлназ аларга икенче онык- Нәргизәне бүләк иткән. Олысы, Мәдинә, әбисе белән бабасы янына еш килә, бабасының үзе белән басуга алып баруын сорый.
-Аңа биш яшь булганда, ул кайбер башакларның басып торуын, ә кайсыларының аска иелүен күрде. Аңа җиңелләре, өлгермәгәннәре туры торуын, ә өлгергәннәренең иелүләрен аңлатырга туры килде. Соңрак Мәдинәнең башакка суккалап: “Әйдә егыл, ник басып торасың” диюен күрдек, - дип елмая Шамил Әхмәтҗанович.
Баш агрономның якындагы планы – көч барда эшләргә. Яшь алмаш кирәк, әмма авыл хуҗалыгында хәзер бу катлаулы.
-Күптән түгел арка миендә инфаркт кичердем, шунтирование ясадылар. Дүрт ай эшли алмадым. Бер агроном чакырдык, бер айга гына чыдады. Аннан соң минем яшьтәшем эшләде, ул да китте. Варислар юк. Яшьләр киләләр, бер-ике ел эшлиләр һәм китәләр. Аларның ял итәселәре, вакытны гаиләләре белән үткәрәселәре килә. Ә агрономның ял итәргә вакыты юк. Роза белән безнең балалар тугач, алар мине оныта башлый иделәр. Мин иртә китәм – алар йоклап калалар, эштән кайтам – алар инде йоклыйлар. Хәзер хатыным пенсиягә чыкканыңа ун ел инде, эшлисең дә, эшлисең, кайчан бергә булырбыз, дип сукрана.
Сүз уңаеннан, бер елдан алар бергә тормыш коруларының 45 еллыгын бәйрәм итәчәкләр.
-Агроном булып бу хезмәтне яраткан кеше генә эшли ала, - дип йомгак ясый Шамил Әхмәтҗанович. – Үз эшчәннәрең белән бер казанда кайнау мөһим, шуннан соң гына алар сине хөрмәт итәчәкләр. Эшне башлагансың икән, ахырына җиткер. Ялгышырга ярамый. Чәчтең – борчыласың, нәрсә чыгар, ничек үсәр дип уйланасың. Агорном - хирург кебек.
Үсемлекләрнең дә җаны бар, алар кешеләр кебек үк сулыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев