Спорт яңалыклары
Авыл районнары арасында шашка буенча үткән ТР команда чемпионатында Лаеш пенсионерлары беренче унлыкка керде.
Биектауга ярышларга 25 команда килде. Безнең район вәкилләре Рәшит Шәрәпов, Амамбай Җантимеров, Фәрит Шәрифуллин һәм Гүзәлия Шәрифуллина үзләренең лаеклы көндәш булуларын күрсәттеләр. Лаешлылар мөмкин булган 36 очконың 19,5ен җыйдылар, шулай итеп гомумкоманда исәбендә җиденче урын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев