Столбище интеллектуаллары
Столбище урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары "Озарение" фәнни-техник җәмгыять җыелма командасы составында "Project managements for children" Бөтенроссия интеллектуаль-техник турнирның йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Ул Сочи шәһәрендә үтте. Аделина Таҗиева һәм Павел Пряхин "Игралион" интеллектуаль өстәл уеннары буенча чемпионатта "бронза" яуладылар. Моннан тыш, Аделина "Юный исследователь" фәнни-тикшеренү конференциясендә икенче, Павел...
Столбище урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары "Озарение" фәнни-техник җәмгыять җыелма командасы составында "Project managements for children" Бөтенроссия интеллектуаль-техник турнирның йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Ул Сочи шәһәрендә үтте.
Аделина Таҗиева һәм Павел Пряхин "Игралион" интеллектуаль өстәл уеннары буенча чемпионатта "бронза" яуладылар. Моннан тыш, Аделина "Юный исследователь" фәнни-тикшеренү конференциясендә икенче, Павел "Юные интеллектуалы" тест-рейтинг олимпиадасында өченче урын алдылар.
Гомумкоманда нәтиҗәләре дә шатландырды: төрле конкурс һәм ярышларда ике беренче, бер икенче һәм ике өченче урын.
Йомгаклау нәтиҗәсе - гомумкоманда исәбендә беренче урын өчен диплом.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев