Столбище мәктәбе кадетлары – яшь патриотларына “Равнение на Победу” XVI Халыкара слетында катнашучылар
Бу мәктәп - кадет класслары булган райондагы бердәнбер коллектив. Биредә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә алар XVI Халыкара слетында катнаша. Слетка Россия, Армения, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Монголия Халык Республикасыннан , Донецк һәм Луганскидан 14-17 яшьлектәге үсмерләрнең 35 командасы килде. 13 февральдә командалар 12 чакрымда маршбросок ясап, урманда...
Бу мәктәп - кадет класслары булган райондагы бердәнбер коллектив. Биредә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.
Бу көннәрдә алар XVI Халыкара слетында катнаша. Слетка Россия, Армения, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Монголия Халык Республикасыннан , Донецк һәм Луганскидан 14-17 яшьлектәге үсмерләрнең 35 командасы килде.
13 февральдә командалар 12 чакрымда маршбросок ясап, урманда күнегүләр өчен лагерь кордылар. Кадет-интернационалистлар биш көн армия палаткаларында яшәячәк һәм теоретик, практик дзресләр алачак.
"Ранвнение на Победу" исемле яшь патриотларның Халыкара слеты Идел буе федераль округы буенча РФ Президенты вәкиле М.Бабич, РФ Мили гвардия федераль хезмәт частьләре һәм Пермь крае хөкемәте ярдәме белән уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев