Столбище авыл җирлеге дәррәү үзгәрә
Столбище мәдәният йортында җирле халыкның Лаеш районы җитәкчелеге белән 2025 ел йомгакларына багышланган очрашуы узды.
Мәдәният йорты фойесында мәктәпләр һәм балалар бакчалары үз казанышларыннан зур күргәзмә әзерләгән иде. Балалар һәм үсмерләр төрле викториналарда, олимпиадаларда, конкурс һәм спорт ярышларында күпсанлы призлы урыннар яулый. Алар робототехникада, саф белән басу һәм җыр бәйгеләрендә алдынгылыкны бирми, яңа һөнәрләр үзләштерә. Мәктәп һәм балалар бакчасы педагоглары республика һәм район күләмендәге һөнәри осталык конкурсларында актив катнашып, югары квалификацияләрен күрсәтәләр.

Столбище җирлеге үзенең СВО волонтёрлары белән горурлана. Монда маскировка челтәрләре үрү буенча өч пункт һәм коры пайоклар тутыру пункты оештырылган. Өйләрдә «сушистлар» командасы коры пайоклар, реторт-пакетлар һәм витаминлы чәйләр әзерләү белән шөгыльләнә. Столбище мәдәният йортында антитепловизион юрганнар кисү цехы эшли. Волонтёрлык эшчәнлегенә мәктәп укучылары да җәлеп ителгән. Ә махсус операциядә катнашучылар яңа фитнес-клубта бушлай шөгыльләнә ала.

Столбище авыл җирлегендә районның иң эре предприятиеләре тупланган. 2025 елда алар рәте тагын бер объект — аккумуляторлар чыгаручы «Батареон» заводы белән тулыланды. Биредә төрле өлкәләрдә кулланыла торган литий аккумуляторлары һәм батареялары чыгарыла.

Җирлекне, бигрәк тә мондый зур территорияне төзекләндерү — мөһим һәм җаваплы эш. 2025 елда 25 лампочка һәм 32 яктырткыч алыштырылган, 15 яңа яктырткыч куелган. Республика программасы буенча 55 яңа яктырткыч урнаштырылган, 1,7 км озынлыкта урам утлары үткәрелгән. Столбище авылының Туринская һәм Екатерининская урамнарында яңа ябык контейнер мәйданчыклары булдырылган.

Юл эшләре программалары кысаларында Столбищеда Заозерная һәм Железнодорожная урамнарына, шулай ук Усадыда 1нче Заовражная урамына (часовнядан Комиссариатская урамына кадәр) асфальт җәелде. Столбищеда Малышев һәм Туринская урамнарына вак таш (щебень) түшәлде. Заозерная урамындагы юл светофордан Столбище амбулаториясенә кадәр киңәйтелде. Усадыда Дачная урамы буйлап «Здоровое поколение» күппрофильле лицеена кадәр тротуар салынды, Усады прогимназиясе һәм мәдәният йорты янындагы машина кую урыннары арттырылды.

Халык акчасы исәбенә Столбищеда Лесхозовская урамыннан Ногайская урамына кадәр керү юлы асфальтланды. Шул территориядә урнашкан предприятиеләр ярдәме белән Малая Совхозная урамының бер өлеше асфальтланды. Столбищедагы Заозерная, Заводская, Северная, Полевая урамнарында, «Атлас» кафесы янындагы машина кую урынында, светофордан «Акварелька» балалар бакчасына кадәрге арада чокырлар ремонтланды. Усадыда Поперечная, Счастливая, Восточная, ДСУ, Магистральная урамнары һәм «Верный» кибете янындагы һәйкәл янында Дорожная урамы тәртипкә китерелде.

Үзара салым акчаларына 2025 елда Столбищедагы Гурьевская, Советская, Екатерининская, 2нче Молодежная, Цветочная урамнарында, шулай ук Усадыдагы Цветочная, Восточная, 2нче Заовражная урамнарында асфальтлау эшләре башкарылды.

2026 елга җирле үзидарә органнарының планнары зур. Күпфункцияле үзәк белән берләштерелгән башкарма комитет бинасын проектлау эше алып барыла. Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбен киңәйтү һәм капиталь ремонтлау буенча ТР Министрлар Кабинеты белән сөйләшүләр бара. 2027 елда Столбище авылында поликлиника төзү мәсьәләсе карала.
Оренбург трактының дублерын төзү, Столбище — Атабай автомобиль юлын М-12 трассасына кадәр реконструкцияләү, «Южный Парк» торак комплексыннан Казан — Оренбург юлындагы транспорт чишелешенә кадәр юл салу эшләре башланды. Юл полотносы 4 полосага кадәр киңәйтелә, Усады авылыннан «Южный Парк» торак комплексы ягына җир өсте җәяүлеләр кичүе оештырылачак. Сталбище авыл җирлегендә тукталыш павильоннарын җиһазлау мәсьәләсе хәл ителә.

Усадыда күппрофильле амбулатория, шулай ук мәдәният йорты, Поперечная һәм Комиссариатская урамнарында тротуарлар төзүнең кискен кирәклеге туды. Столбищеда Лесхозовская һәм Советская урамнарында, «Татэнергосбыт» янында тротуарлар, яшьләр үзәге һәм парк төзү мәсьәләсе тора. Усадыда парк — җәмәгатьчелек киңлеген үстерү концепциясе эшләнә һәм Исемсез (Безымянное) күлен чистарту проектын республика программасына кертү карала.
Халыкның үзара салым акчаларына Столбищеда Исаак Зильбер, Хәерби, Южная урамнары, ә Усадыда Рябиновая, Ясная, Солнечная, Липовая, Березовая, Радужная, Малая Радужная урамнары асфальтланачак. Шулай ук Заозерная урамындагы каты коммуналь калдыклар мәйданчыгына керү юлына асфальт җәеләчәк. Урам утларының яңа линияләрен төзү, лампаларны алыштыру, контейнер мәйданчыклары төзү, су белән тәэмин итүдә аварияләр булган очрак өчен коелар монтажлау эшләре дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев