Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сугыш ветеранына 95 яшь тула

Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калды. Хәзер аларның һәркайсын беркайчан да булмаганча истә тоту һәм хөрмәтләү мөһим. Бүген сүз Шәмсетдин Әмин улы Әминов турында бара, аңа тиздән 95 яшь тула.

Ул 1923 елның 20 августында Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда урта мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлый һәм ТАССРның Чүпрәле районы рекомендациясе белән Казанга банк мәктәбенә (элекке исәп-кредит техникумы) укырга җибәрелә. Аны тәмамлаганнан соң 1941 елда Шәмсетдин Әмин улы Чүпрәле районы Дәүләт банкында бухгалтер-операционист булып үзенең хезмәт эшчәнлеген башлый.

1942 елның мартында аны Кызыл Армиягә алалар һәм Саратовка хәрби элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Аннан соң Шәмсетдин Әминов фронтка хәрби частьләр әзерләнә торган Казан гарнизонында хезмәт итә. 1942 елның июнендә ул Бабушкин шәһәренә Мәскәү хәрби округы карамагындагы финанс курсларына җибәрелә, аннан соң Казанга кайта, анда штаб хезмәте белгече – казначей булып эшли.

1942 елның беренче ноябрендә Шәмсетдин Әмин улы беренче чаңгы батальонының сигезенче аерым чаңгы бригадасында алгы сызыкка җибәрелә. Беренче сугышчан чирканчыкны ул Воронеж фронтының гамәлдәге армиясе составында Анна станциясендә ала, аннан соң Воронеж, Дала һәм Икенче Украин фронтларының 69нчы армиясе батальонының 71 отделениесе составында сугыша. 1943 елның апрелендә, һөҗүм итү сугышлары башлангач, хәрби часть Харьков хәрби округында калдырыла, Шәмсетдин Әминов анда сугыш беткәнче хезмәт итә.

1950 елда ул, өлкән бухгалтерлар әзерләүче курсларны тәмамлап, туган авылына кайта. Чүпрәле һәм Балык Бистәсе районнары банкларында, Элемтә министрлыгында, Балык Бистәсе, Чистай һәм Чүпрәле районнары элемтә бүлекләрендә эшли. Аннан соң Әминовны Казанга күчерәләр, анда ул пенсиягә чыкканчы икенче автотранспорт предприятиесендә баш бухгалтер булып хезмәт куя.

1961 елда Шәмсетдин Әмин улы хатыны Вәсимә Сөнгатулла кызы белән таныша. Бергәләп алар дүрт бала: уллары Мансур белән Шамилне һәм кызлары Галия белән Лилияне тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ветеран Усады авылында яши һәм авылдашларының чиксез хөрмәтен тоя. Ул безнең авыл җирлегендә яшәүче сугышта катнашкан бердәнбер кеше.

Шәмсетдин Әминов икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “40 лет Победы в ВОВ” һәм “50 лет Победы в ВОВ” медальләре, шулай ук “Фронтовик” билгесе белән бүләкләнгән.

 

Людмила Малышева, Столбище авылы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы