Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан кадастрында йортлар һәм биналарның 13%ка якыны җиргә “бәйләнгән”

ТР буенча кадастр палатасына көн саен дистәләрчә татарстанлы күчемсез милек кадастрында җир участокларының өйләргә һәм биналарга бәйле булмавы (яки хаталар) сәбәпле мөрәҗәгать итә. Урынга бәйлелек күчемсез объектның төгәл координаты белән аңлатыла.Мондый мөрәҗәгатьләр, кагыйдә буларак, 2012 елга кадәр алынган милекне документлаштырганда ачыклана. Мәсәлән, сез милек хокукы теркәлгән гараж астындагы җир участогын...

ТР буенча кадастр палатасына көн саен дистәләрчә татарстанлы күчемсез милек кадастрында җир участокларының өйләргә һәм биналарга бәйле булмавы (яки хаталар) сәбәпле мөрәҗәгать итә. Урынга бәйлелек күчемсез объектның төгәл координаты белән аңлатыла.Мондый мөрәҗәгатьләр, кагыйдә буларак, 2012 елга кадәр алынган милекне документлаштырганда ачыклана. Мәсәлән, сез милек хокукы теркәлгән гараж астындагы җир участогын эшләтергә телисез. Сез мөрәҗәгать иткән җирле үзидарә органы кадастр мәгълүматлары буенча объектлар бәйлелеге булмаса участок бирүдән баш тартырга хокуклы. Баш тартуга бәйле хәлләр шактый, мәгълүматларда биналар һәм корылмаларның бәйлелеге ялгышлары булу ихтимал, хәтта участокның гомуми файдаланудагы җир булуы мөмкин.

Күчемсез объектлар чикләре координатларын билгеләүгә таләпләр фәкать 2012 елда кертелде. Моңа кадәр "участок- күчемсез имлек" бәйлелеге адрес буенча билгеләнде, төгәлрәге, белешмә алымы белән. Бүгенге көндә күчемсез милек кадастрында объектларның 12,7%ы гына җирлеккә координатлар белән беркетелгән. Күчемсез милек объектларының 65%тан артыгы җир участогы белән бәйлелектә якынча гына тора. Калганнарының гомумән бәйлелеге юк. Димәк, бу йортлар һәм биналар ияләре аларның чикләре үз участокларыннан чыгу, чыкмауны төгәл белмиләр.

Шуны истә тоту кирәк, кадастр исәбе органы үз базасына үзгәрешләрне тапшырылган документлар нигезендә генә кертә ала. Мондый проблемага юлыккан кешеләргә аларны әзерләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итү кирәк. Нәкъ менә төзелешне үлчәүне, объектның җир участогына бәйлелеге координатларын төгәл билгеләүне күздә тоткан техник план төзү өчен. Участок белән күчемсез объект арасында бәйлелек шулай ук җир участогын төгәл ачыклау барышында билгеләнергә мөмкин, бу очракта ызанлау планындагы координатлар күрсәтелә.

Техник планда хаталарга юл куймау өчен белгечнең квалификациясенә игътибар итү зарур. 2016 елның декабреннән үзкөйләнә торган оешмада (СРО)да әгъза булып тору гражданың өстәмә яклау инструменты булып тора, ә ул үз чиратында эш сыйфатын контрольдә тота, шул исәптән техник план төзүне дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район