Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Сезне рус мәдәнияте бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Кабатланмас, ягымлы һәм үзенчәлекле бу бәйрәмнең тамырлары бик ерак гасырларга барып тоташа. Республика халкы, кунаклары, төрле милләт кешеләре аны тансыклап көтеп ала. Россиянең төрле төбәкләреннән монда әлеге гаҗәеп вакыйганың тылсым көче берләштергән күпсанлы коллективлар һәм тамашачылар җыела.

          Каравонда рус халкының бик борынгы уен җырлары яңгырый, иҗади  байлыгы чагылыш таба. Анда катнашучыларның җан аваздашлыгы, рухи бердәмлеге, эчке матурлыгы вакыйгаларга үзенчәлекле төсмерләр өсти. Бәйрәм традицияләре рус мәдәниятенә ихлас гашыйк кешеләр тарафыннан кадерләп саклана һәм үстерелә. Кулга-кул тотышып, түгәрәк тирәли «кояш йөреше» уңаена әйлән-бәйлән уйнау аеруча матур тәэсирләр калдыра.

          Каравон киләчәктә дә күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, мәдәниятара багланышларны ныгытуга, йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.

          Бу күркәм бәйрәмнең кунакларына, барлык татарстанлыларга тынычлык, игелек һәм иминлек телим.

          Киң мәйдан сиңа, Каравон!

 

 

 

Татарстан Республикасы

Президенты                                                                           Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татарстанда