Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның рус халык бәйрәме Каравонны үткәрү уңаеннан мөрәҗәгате

​​​​​​​Кадерле татарстанлылар! Сезне кунакчыл Лаеш җирендә күп гасырлар дәвамында билгеләп үтелүче күркәм рус халык бәйрәме Каравон белән чын күңелдән котлыйм.

Бу, күпмилләтле Татарстанда ныклап тамырланган традицион рус мәдәниятенең үзенчәлекле җырлы-йола күренеше, безне үзенең тирән рухи эчтәлеге, якты колориты һәм тормыш оптимизмы белән шаккатырудан туктамый. Кояш әйлән-бәйләненең салмак хәрәкәтенә сокланып, чын рус теленең чиста чишмәләренә чумып, мәңгелек сулышын сизәсең, буыннар бәйләнешенең өзлексезлеген һәм мәңгелек әхлакый кыйммәтләрнең бөек әһәмиятен тирәнрәк аңлыйсың.

Элекке заманнардан бирле билгеләп үтелә торган Каравон, православие мәдәниятенә гармонияле кушылып һәм игенчеләрнең иҗади зирәклеген һәм табигатьнең әкияти рухын тулысынча сеңдереп Рус Никольские авылында кабатланмас яңгырашын тапты. Аның замандашларыбыз тарафыннан сак чыгарылган дулкынландыргыч җырларында ерак ата-бабаларыбызның якын тавышлары ишетелә, алар безне үз җиребезне, мәдәниятебезне, телебезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, ата-бабаларыбызның данлы гамәлләрен лаеклы дәвам итүчеләр булырга өндиләр.

Соңгы унъеллыкларда республика һәм гомумроссия масштабындагы вакыйга буларак, Каравон халык иҗатын яратучыларның, галим-фольклорчыларның һәм туган мәдәниятебез кадерле булган барлык кешеләрнең күңелләрен яулый. Рус Каравонын бәйрәм итү, татар Сабан туе, чуаш Уявы, керәшен Питравы, удмурт Гырон Быдтоны, Мари Семыкы һәм башка милли бәйрәмнәр белән беррәттән, Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль.

Каравонның дустанә әйлән-бәйлән әйләнәсе үссен һәм киңәйсен!

Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга чын күңелдән язгы кәеф, бәхет, тынычлык, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим.

Киңәй, Каравон!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы