Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда цифрлы телевидениегә октябрьдә күчәләр

Ураза гаете уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр цифрлы телевидениегә октябрь аенда күчәләр, ә июньдә түгел. Бу хакта РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин сүзләренә таянып РИА “Новости” хәбәр итә.

Белгород өлкәсе һәм Татарстан арасында үзара килешү буенча рокировка булды. Бу аналог телетапшыруларны туктатуның икенче көнендә, 4 июньдә, безнең республикада Ураза гаете булу белән бәйле.

-Республикада яшәүчеләрнең күбесен мөселманнар тәшкил итә, аларның барысы бәйрәм итәчәк, - дип аңлатып үтә Алексей Волин.

Аналог, иске телетапшыруларны туктату Татарстанда 3 июньнән 14 октябрьгә күчерелде.

Күчү процессы өченче этапта, 3 июньдә, калган 57 төбәк “цифрага” күчкәч төгәлләнә дип планлаштырылган иде. Әмма Россия хөкүмәте бу срокны озайтырга булды. 14 октябрьдә 21 төбәктә аналог тапшырулар туктатыла. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында “цифрага” күчү Оренбург һәм Саратов өлкәләре һәм Башкортстан өчен көзгә күчерелә.

Электрон ММЧ чаралары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев