Татарстанның балык ресурсларын тулыландырабыз
Лаешта тантаналы шартларда Камага алты меңнән артык мәрсин маймычы җибәрделәр.
Акция биологик ресурсларны тулыландыру максатларында үтте. Анда Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, “Биосфера-Фиш” ЧҖҖ генераль директоры Игорь Абдрахманов, заказчы “Гидротехспецстрой” ЧҖҖ компаниясе директор урынбасары Лилия Вәлиева һәм Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары катнашты.
-Безнең бик тә мөһим инвестиция проектын тормышка ашыру мөмкинлегебез бар, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татьяна Борһанова. – Камада балык запасларын тулыландыру безнең өчен тарихи мизгел дисәм, арттыру булмас. Уртак тырышлык белән дәүләт һәм бизнес экологик характердагы бурычны хәл итәргә әзер.
Һәр кайсының авырлыгы 10 грамм чамасы булган кыйммәтле балык маймычлары безнең районда күптән түгел ачылган “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексында үстерелгән. Гендиректор Игорь Абдрахманов киләчәккә планнары белән таныштырды.
-Өч атна элек Лаеш районында безнең заводны тантаналы ачу булды, - дип әйтеп үтте Игорь Камилович. – Ә бүген без беренче тапкыр “балаларыбызны” табигый яшәү урынына, өстәвенә туган урыннарына җибәрәбез. Мин мондый балык озатулар регуляр булыр дип өметләнәм. Ике атнадан Куйбышев сусаклагычын тагын ике мең маймыч тулыландырачак. Якындагы елларда тагын берничә җитештерү корпусы төзеләчәк. Җитештерү күләмен биш миллион маймычка җиткерү планлаштырыла. Яшь буынның әйләнә-тирә мохит проблемалары белән кызыксынуы икеләтә күңелле. Безнең балалар һәм оныклар Камада үскән мәрсин балыгы белән сыйланырлар дип өметләнәбез.
Тере балыклар төялгән йөк машинасы су буена ук килеп туктады. Эшчеләр бәләкәй сөкәләр белән маймычларны зур чаннан мичкәләргә тутырдылар, ә аннан соң аларны ярдан ераккарак илтеп Камага җибәрделәр. Бар кеше бу эшне зур кызыксыну белән күзәтте һәм истәлеккә фотога төшерделәр.
Хәзерге вакытта биологик ресурслар мактанырлык түгел һәм кыйммәтле төр балыклар маймычлары җибәрү – аларны торгызуда беренче адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев