Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тавыш җирү башлануны алкышлап каршыладылар

Лаеш районында азат ителгән территорияләрнең Россия Федерациясе составына керүләре турындагы референдумы “Санта” санаториенда узды.

Донецк һәм Луганский халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән китәргә мәҗбүр булган, Татарстан Республикасында яшәүче гражданнар 2022 елның 23-27 сентябрь көннәрендә сайлау участокларында тавыш бирә алдылар.

Автор фотосы

Тавыш бирү Мәскәү вакыты белән сәгать 10.00дә  “Санта” санаторие фойеләренең берсендә башланды. Махсус операция барышында азат ителгән ике республикада һәм ике өлкәдә яшәүчеләр чара башланганчы ук залга керү урынына җыелдылар. Референдум ачылу турындагы игъланны алар алкышлап каршыладылар.

Татарстан Республикасы территориясендә тавыш бирү өчен участоклар эше халыкара хокук нормаларына ярашлы төстә оештырылды. Азат ителгән территорияләрнең Россия составына керүләре турында референдум  үткәрү өчен тавыш бирү залы комиссия әгъзалары өстәлләренең ике ягында ябык кабиналар белән җиһазланган. Антисептик чаралар бар иде, керү урынында медицина битлекләре бирелде.

Сайлау әгъзаларыннан алган бюллетеньнәрне тавыш бирүчеләр печатьләнгән үтә күренмәле урналарга төшерделәр, аларга азат ителгән территорияләр исемнәре дә язылган. Килүчеләрнең күбесе фикеренчә, тавыш бирү – бу Донбассны яклау гына түгел - бу Россиянең киләчәген яклау.

Светлана үз гаиләсе белән килгән: “Без барыбыз, әлбәттә, Россиягә кушылу яклы. Ул “ кире кайтырга теләгәннәр  киттеләр инде” дип басым ясады.

Горловкадан килгән Маргарита, участокта тавыш бирү ирекле һәм теләк буенча үтте, дип өстәде. Мариупольдән Елизавета оештыруның яхшы булуын билгеләп үтте.

-Мин Татарстанда ярты ел яшим инде, безне эвакуацияләгәннән бирле, - дип уртаклашты Елизавета. – Референдум үткәрү турында безгә алдан хәбәр салдылар. Без бу вакыйганы күптәннән көттек. Мин барыбызның бергә булуын телим – мин “Әйе” дип тавыш бирдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы референдум