Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тавыш бирү башланды

Бүген, 2019 елның 8 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Лаеш районында яшәүчеләр сайлау участокларына баралар.

Автор фотосы. 

Лаешта, ЛТЭТ бинасында урнашкан 1783нче сайлау участогында беренче тапкыр тавыш бирүче тугыз яшь сайлаучы теркәлгән.

Алар өчен зур булмаган сувенирлар әзерләнгән. Бу участокта иң өлкән сайлаучыга 87 яшь.

Лаеш янгын сүндерү частендә эшләүче Владимир Алексанин сайлау участогына беренче булып килде.

-Үз сайлау хокукыннан бар кеше файдаланырга, - дип саный ул, - һәм тавыш бирүдә катнашырга тиеш.

 

Район мәдәният йортындагы 1781 сайлау участогында, һәр җирдәгечә, тавыш бирү залында күзәтүчеләр бар. Алар тәртипне күзәтә. Бу участокта сигез яшь сайлаучы тавыш бирәчәк, ә иң өлкәне 1936 елгы (83 яшь). Монда, ЛТЭТтагы кебек, участокка ачылгач ук киләләр.

-Безнең участокка яшәү урыны буенча тавыш бирүне сорап 99 гариза бирелде. Аларның өйләренә ике бригада чыга, - дип ачыклык кертте сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Шәрипова.

Мәдәният йортында беренче булып Дмитрий Устинов тавыш бирде. Лаеш оешмаларының берсендә каравылчы булып эшләүче Виктор Александров та беренчеләр арасында иде.

-Мин үземнең киләчәгем һәм үз илем киләчәге өчен тавыш бирәм, - дип аңлатты ул үзенең сайлау участогына килүен.

Көн башланып кына килә әле. Бүген көн дә матур, һава торышы да яхшы.

Кешеләр бакча мәшәкатьләрен онытып сайлау участокларына баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы