Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тере легенда белән очрашу

Безнең шәһәргә мондый кеше көн саен килми. Советлар Союзы Герое, Кызыл мәйданда берничә тапкыр парадта катнашкан Борис Кузнецов лаешлыларның яшь буыны белән очрашты һәм Мәңгелек утка чәчәләр куйды. Борис Кириллович үзе теләп сугышка 16 яшендә китә. Ике тапкыр яралана, әмма сафта кала. 1943 елның 20 октябрендә укчылар ротасы составында командир...

Безнең шәһәргә мондый кеше көн саен килми. Советлар Союзы Герое, Кызыл мәйданда берничә тапкыр парадта катнашкан Борис Кузнецов лаешлыларның яшь буыны белән очрашты һәм Мәңгелек утка чәчәләр куйды.

Борис Кириллович үзе теләп сугышка 16 яшендә китә. Ике тапкыр яралана, әмма сафта кала. 1943 елның 20 октябрендә укчылар ротасы составында командир югында сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә. Кузнецов тугыз мәртәбә дошман тылына бара һәм кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта. Яу кырыннан частьнең хәрби байрагын алып чыга. 1944 елның 22 февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.

Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Борис Кузнецов җәмәгать тормышында актив катнаша. Ветеран белән аның тормыш иптәше Әлфия Солтановна да килгән. Мактаулы кунакларны Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев каршы алды.

СССР Герое Җиңү паркын карады. Мәңгелек утка, тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә һәм Советлар Союзы Герое Алексей Малышев һәйкәленә чәчәкләр куйды, Хәрби дан музеенда булды. Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина район кешеләренең сугышка китүләре, хатын-кызлар һәм балаларның көнне төнгә ялгап басуларда эшләүләре, сугыш кырыннан хәбәрләр көтүләре турында сөйләде. Борис Кузнецов мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.

-Экспозиция зур да түгел кебек, ә нинди бай материал тупланган, - диде ул.

Район мәдәният йортында Борис Кирилловичны кадетлар, хәрби-патриотик клублар һәм эзләү отрядлары әгъзалары каршы алды. Советлар Союзы Герое өчен театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Аннан соң яшь буын белән аралашу өчен Кузнецов сәхнәгә күтәрелде.

-Безгә бүген тере легенда кунакка килде, - диде Татьяна Борһанова. - Безнең бу искиткеч кешедән тарихны белү мөмкинлегебез бар.

СССР Герое кызларга һәм егетләргә үзе катнашкан сугышлар турында, сугышчан дуслары турында һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү турында сөйләде. Ул яшүсмерләрне спорт белән шөгыльләнергә һәм кыен минутларда бер береңә ярдәм итәргә чакырды.

-Мин сугышка киткәндә бик яшь идем, - дип искә ала ветеран. - Бу дәһшәтле сугышны үтеп, яраланулар һәм контузияләрдән соң исән калуым өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ул еллар вакыйгалары мәңгегә хәтердә. Без, совет сугышчылары, соңгы тамчы канга кадәр үз илебезнең бәхетле киләчәге өчен сугыштык.

Яшүсмерләр Борис Кириллович Кузнецовны тын да алмый тыңладылар. Ул үзәкләргә үтә торган итеп сөйләде, сугыш турында гына түгел, ә бәлки хәзерге тормыш турында да. Чыгыштан соң аңа төрле сораулар бирделәр, ә кайберләре Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерделәр. Борис Кузнецов белән очрашу аның яраткан җырын - "Катюша"ны башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район