Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормышны куркыныч астына куеп юка боздан

Төнге салкыннар - һәм көзгесыман су өсте юка боз белән каплана башлый. Ныгып бетмәгән боз тиктормас млайларны аеруча җәлеп итә. Ә ул арада боз өстендә балык каптырырга яратучылар елгаларга һәм күлләргә барырга әзерләнәләр... 112 телефонына боз астына киткән кешеләр турында хәбәрләр килә торган вакыт җитә. Александр Пыренков фотосы Ул арада,...

Төнге салкыннар - һәм көзгесыман су өсте юка боз белән каплана башлый. Ныгып бетмәгән боз тиктормас млайларны аеруча җәлеп итә. Ә ул арада боз өстендә балык каптырырга яратучылар елгаларга һәм күлләргә барырга әзерләнәләр... 112 телефонына боз астына киткән кешеләр турында хәбәрләр килә торган вакыт җитә.

Александр Пыренков фотосы

Ул арада, бу чор - боз өстенә чыккан кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен иң куркыныч.

-Төрле дәрәҗәдә өшү яки суга бату куркынычы зур, - дип кисәтә Россия буенча ТР ГИМС үзәге Лаеш участогы җитәкчесе Александр Пыренков. - Сүз дә юк, өлкәннәрнең бурычы - сулыкларда балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклау. Кызганычка каршы, ГИМС хезмәткәрләре даими профилактикалау эшләре алып баруга да карамастан, еш кына балалар үз буш вакытларын боз өстендә уйнап һәм тимераякта шуып үткәрәләр. Шуңа күрә укытучыларның мәктәп балалары белән инструктажларны һәм елның төрле фасылларында сулыкларда иминлек кагыйдәләре темасына профилактик әңгәмәләрне регуляр төстә үткәрүләрен сорыйбыз.

Балалар өчен төп җаваплылык әти-әниләр өстендә, шуңа күрә аларга үз балаларының вакытны ничек үткәрүләренә контрольне йомшартмаска кирәк, дип исәпли Александар Викторович. Үткән еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ел саен боз катканда боз өстендә балык тотарга яратучылар белән бәхетсезлек очраклары була. Балыкчылар - һәвәс кешеләр. Аларның күбесе балыкны күбрәк тотарга теләп иминлек кагыйдәләрен оныталар һәм ныгырга да өлгермәгән юка боз өстенә чыгалар.

Лаеш районында боз кату чорына кешеләр иминлеген тәэмин итү өчен ГИМС хезмәткәрләре һәм МЧС коткаручылары белән Лаешта һәм Ташкирмән торак пунктында тәүлек әйләнәсе эшли торган ике коткару посты оештырылачак, алар һава мендәрләре белән йөри торган суднолар белән тәэмин ителәчәк.

-Су объектлары булган авыл җирлекләре башлыкларына эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә гражданнарның юка боз өстенә чыгуларын кисәтү өчен рейдлар үткәрү зарур, - дип киңәш итә Александр Пыренков. - Үз гомерләрен куркыныч астына куючы кагыйдә бозучыларга ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.10 маддәсе буенча беркетмәләр төзү кирәк. Шулай ук куркыныч урыннарга алдан ук тыю билгеләре булган аншлаглар кую һәм андый урыннарга автотрансорт килү кыен булсын өчен төшү урыннарын ишү сорала.

Бәхетсезлек очрагына юл куймау - аның нәтиҗәләрен бетерүгә караганда күпкә җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район