Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркия матурлыгы лаешлылар күзлегеннән

А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены әгъзалары Стамбулда лаләләр фестивалендә булдылар. Зөһрә Лезина фотосы. Бу бару кысаларында Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм "Идел-Урал" татар диаспорасы җитәкчесе Гөлтап Уралы белән очрашу булды. -Бу илдә булган чакта без күп нәрсәләр күрдек, башка халык тарихы белән таныштык, үзебезне кирәкле һәм якын кешеләр...

А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены әгъзалары Стамбулда лаләләр фестивалендә булдылар.

Зөһрә Лезина фотосы.

Бу бару кысаларында Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм "Идел-Урал" татар диаспорасы җитәкчесе Гөлтап Уралы белән очрашу булды.

-Бу илдә булган чакта без күп нәрсәләр күрдек, башка халык тарихы белән таныштык, үзебезне кирәкле һәм якын кешеләр итеп хис иттек, - дип фикерләре белән уртаклашты Орден җитәкчесе Зөһрә Лезина.

Стамбулдагы татарлар өчен Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән, әмма чиксез талантлы яшәүчеләре мини-концерт оештырдылар. Ринат Сәлахов Рөстәм Зәкуан шигырьләрен укыды, Мария Дормидонтова җырлады һәм татар биюен башкарды, Илшат Галиев җырлап күрсәтте. Милләттәшләребезгә Надежда Генералова һәм Галина Воронкова картиналарын, Лаеш шагыйрьләре Резеда Сибатова һәм Венера Хәсәнова китапларын бүләк иткәннәр. Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музееннан Лаеш һәм бөек якташыбыз турындагы китапларны тапшырганнар.

-Безнең делегация София соборында, Топкан сараенда, Стамбулның төп мәйданы - Солтанәхмәттә һәм иң зур Солтан Әхмәт (Зәңгәр мәчет) мәчетендә булды. Балалар Гөлхан, Миниатюрк һәм Әмирган паркларында, Хидив Костра замогында һәм Долмабахче музеенда булдылар, - дип санап китте Зөһрә Сәлимовна. - Яшьләргә Босфор буйлап тур аеруча ошады, шулай ук төрки телле халыклар музей комлексының "Топкан" мәдәни паркы зур тәэсир ясады.

Мондый сәяхәт алты ел Лаеш Шәфкатьлелек ордены белән хезмәттәшлек итүче Казандагы Саклык банкы менеджеры Айгөл Айтуганова ярдәмендә мөмкин булды. Өч көн булуны һәм экскурсия программасын вәкил Айрат Гатауллин йөзендә төрек ягы тәэмин итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район