Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган көнең белән, Россия!

Бу матур , җәйге кояшлы көндә Лаешта зур итеп Россия көнен билгеләп үткәндә диванда кырын ятып телевизор караучылар аз булгандыр, мөгаен. Мөһим дата уңаеннан Горький паркында бәйрәм концерты оештырдылар. Урамнарны дәүләт флагы төсләре белән бизәгәннәр: һәр адымда шарлар һәм флаглар. Тантана башланганчы ук тамашачылар җыелган иде инде. Балалар әти-әниләре белән...

Бу матур , җәйге кояшлы көндә Лаешта зур итеп Россия көнен билгеләп үткәндә диванда кырын ятып телевизор караучылар аз булгандыр, мөгаен.

Мөһим дата уңаеннан Горький паркында бәйрәм концерты оештырдылар. Урамнарны дәүләт флагы төсләре белән бизәгәннәр: һәр адымда шарлар һәм флаглар. Тантана башланганчы ук тамашачылар җыелган иде инде. Балалар әти-әниләре белән килсә, өлкәннәр дә шактый иде. Паркта аттракционнар һәм мини-ярминкә эшләде, ял итүчеләр өчен призлар белән конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Үзәк китапханә "Вакытлы матбугат хит-парады" акциясе үткәрде, анда теләге булганнар яраткан журналларын укырга ала алдылар.

День России в Лаишеве. Фотогалерея

Бәйрәм илебез гимны авазлары астында Россия Федерациясе флагын күтәрү белән башланды. Бу мактаулы хокук Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатовка, Россия мәктәп балалары хәрәкәте активисты Арина Аптраловага һәм яшь армияче Сергей Королевка бирелде.

Лаешлыларны бәйрәм белән район башлыгы Михаил Афанасьев котлады.

-Без Россиядә тууыбыз һәм үсүебез белән горурланабыз, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович. - Илебез тарихын һәм геройларын белү кирәк, Туган илебез чәчәк атсын өчен омтылу зарур. Россиянең төп байлыгы - бу аның халкы. Лаеш ягының данлы традицияләре һәм шундый талантлы, сәләтле яшьләре белән зур киләчәге бар. Уртак тырышлык белән зур һәм тату гаилә кебек эшләп теләсә нинди проблемаларны хәл итеп була.

Аннан соң район башлыгы шушы көннәрдә 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшырды.

Лаеш артистлары концертын тамашачылар җылы кабул итте. Безнең моңлы тавышлы җырчыларыбыз һәм ут чыгарып биючеләребез бер кемне дә битараф калдырмый. Светлана һәм Ирина Соловьевалар туган шәһәребез турында үзләре иҗат иткән җырны башкардылар. Айданә Йосыпова казак биюен биеде. Анжелика Аракелян үзенең туган җире - Әрмәнстан турында җыр башкарды. Тантанада искиткеч номерлар күп булды, барысын санап бетерү мөмкин дә түгел.

-Бүгенге бәйрәмнең аурасы ук башка - кояшлы, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Вера Баннова. - Көн җылы, матур, башкаручылар искиткеч талантлы, аеруча балалар. Алар булдыралар!

Россия көнен кич белән дискотека дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район