Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган көнең белән, яраткан шәһәребез!

Лаешның туган көнен шәһәр кешеләре һәм кунаклары Собор мәйданында зур бәйрәмдә билгеләп үттеләр.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин мактаулы кунаклар булдылар. Шәһәр көненә чакырылганнар кызыксынып лаешлылар уңыш казанган эшчәнлек төрләре белән таныштылар. Болар – әдәбият һәм картинг, каратэ һәм футбол, декоратив-гамәли сәнгать һәм авиамодельләштерү. Махсус әзерләнгән стендларда Лаеш һәм аның оешмалары: янгынга каршы часть, элемтә узелы, хастаханә тарихыннан кызыклы фактлар сөйләнде. Шунда ук иске фотосурәтләр дә урнаштырылган иде.

Бәйрәмнең төп өлешен “Туган көнең белән, яраткан шәһәребез!” театральләштерелгән тамаша ачты, монда тамашачылар Лаешның һәм Лаеш районының бөтен Татарстанга һәм анда гына да түгел, нәрсәләр белән танылуын белделәр.

-Безнең шәһәрнең тарихы данлы, хәзергесе яхшы һәм киләчәге искиткеч, - дип бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итте Михаил Афанасьев. – Мин болай дип ышанып әйтәм, чөнки монда хезмәт сөючән һәм җаваплы кешеләр яши. Без бергәләп алга барабыз һәм яхшы эшләр башкарабыз. Безнең әле ни өстендә дә булса эшләр һәм нинди дә булса эшләр башкарыр мөмкинлегебез бар. Шуңа күрә билгеләгәннәрне гамәлгә ашырырга омтылачакбыз. Киләсе елда боз мәйданчыгы, универсаль спортзал, ГИМС бинасы төзергә, сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясарга планлаштырабыз.

Дмитрий Самаренкин Изге Троицк Архиерей мөсафирханәсе храмына «Господь Вседержитель» иконасын бүләк итте, ул 50 ел дәвамында Европаның иң зур католик храмында сакланган.

Концерт үзе гадәт буенча бик матур һәм көчле булды. Сәхнәгә Лаеш районының бар кеше дә яраткан артистлары – Ольга Шатрова, Александр Агеев, «Импульс-Дэнс» ансамбле белән бергә чакырылган башкаручылар – “Казан егетләре” төркеме, “Сәйдәш” халык бию театры, Алексей Родионов чыкты. Алар шәһәр кешеләрен үзләренең дәртле җырлары һәм биюләре белән шатландырды.

Кояш баеганнан соң мәйданда дискотека башланды. Бию мәйданчыгын MC Almaz һәм DJ Sergey Vil кыздырды. Шәһәр көне матур салют белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Шәһәр көне