Укытучылардан имтихан алалар
Районыбызның 10 база мәктәбе педагоглары, республиканың барлык укытучылары кебек үк, диагностика тестында катнаштылар. Лаешның 2 нче мәктәбе базасында "укытучылар БДИ"ын 130 дан артык укытучы язды. Рус һәм татар телләре, математика, тарих, җәмгыять белеме, информатика, физика, чит телләр, химия, география һәм биология укытучыларының белемнәрен тикшерделәр. Тестның максаты: ТР мәгарифе сыйфатын бәяләүнең...
Районыбызның 10 база мәктәбе педагоглары, республиканың барлык укытучылары кебек үк, диагностика тестында катнаштылар.
Лаешның 2 нче мәктәбе базасында "укытучылар БДИ"ын 130 дан артык укытучы язды. Рус һәм татар телләре, математика, тарих, җәмгыять белеме, информатика, физика, чит телләр, химия, география һәм биология укытучыларының белемнәрен тикшерделәр.
Тестның максаты: ТР мәгарифе сыйфатын бәяләүнең төбәк системасы үсеше кысаларында педагогларның һөнәри күнекмәләре дәрәҗәсен күтәрү. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев