Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урта Девятово – республика конкурсында җиңүче

Кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны чистарту һәм төзекләндерү буенча "Чиста яр" һәм "Татарстан чишмәләре" республика конкурсларына йомгак ясалды. Лаеш районы данын ике номинациядә катнашкан Урта Девятово яклады. Людмила Никифорова Архивтан Денис Фролов фотосы. "Муниципаль районда төзекләндерелгән иң яхшы чишмә" номинациясендә Урта Девятоводагы "Изге чишмә" икенче урын алды, авыл җирлегенә...

Кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны чистарту һәм төзекләндерү буенча "Чиста яр" һәм "Татарстан чишмәләре" республика конкурсларына йомгак ясалды. Лаеш районы данын ике номинациядә катнашкан Урта Девятово яклады.

Людмила Никифорова

Архивтан Денис Фролов фотосы.

"Муниципаль районда төзекләндерелгән иң яхшы чишмә" номинациясендә Урта Девятоводагы "Изге чишмә" икенче урын алды, авыл җирлегенә спорт велосипеды алу өчен сертификат тапшырдылар.

Урта Девятово шулай ук "Чиста яр" номинациясендә дә җиңүчеләр арасына керде.

-Экологик конкурсларда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре катнашуы сөендерә, - дип басым ясады ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев.

Авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова республика конкурсында җиңү авылда яшәүче бар кешенең җиңүе дип исәпли, алар территорияне җыештырырга бер тапкыр гына чыкмаганнар.

-Без булган әйберләрне кадерләп саклыйбыз, - дип билгеләп үтте ул. - Җир астыннан бәреп чыккан чишмәне беренче күргән кешеләргә рәхмәт. Чишмәне урта девятоволылар гына үз итми. Чишмә янындагы территорияне төзекләндерүгә "Алексеевская керамика" предприятиесе зур акчалар кертә. Шулай итеп уртак тырышлык белән бу иркен урында табигый матурлык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район