Ватан геройлары көне
Ватан геройлары көнендә без Туган илне иң кадерле дип санаган кешеләргә хөрмәтләребезне җиткерәбез, алар алдында башларыбызны иябез.
Бу көн халкыбыз батырлыгын, фидакарьлеген һәм кыюлыгын гәүдәләндерә. Безнең илебез тарихы Ватаныбызның көчле һәм бәйсез язмышын билгеләгән сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына бай.
Безнең каһарман якташларыбыз исемнәре мәңгеләштерелде. Лаештагы бер мәктәп Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Столбищеда – Алексей Малышев, Атабайда – Россия Герое Марат Әхмәтшин исемен йөртә.
Без үзебезнең данлыклы якташларыбыз белән горурланабыз, алар арасында дүрт Советлар Союзы Герое, Дан орденының ике тулы кавалеры, бер Россия Федерациясе Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое бар. Аларның исемнәре безнең бөек илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган батырларга мәңгелек дан. Аларның тормыш юлы, батырлыклары һәм куркусыз булулары безнең өчен, безнең балалар һәм оныклар өчен үрнәк, әхлак юнәлеше булып тора.
Безнең Геройларга батырлыклары өчен рәхмәтебез күңелләребездә саклансын, безнең район, республика, илебезнең киләчәк буыны аларны искә алсын,хәтерләсен. Мин барыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер, төшенкелеккә бирелмәвегезне телим!
Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев